Спорт сарае

Спорт сарае
Спорт сарае
  • Файдалануга тапшырылган: 10.1966
  • Бинаның гомуми мәйданы: 21 765,9 м2
  • Сыйдырышлыгы: 1 нче боз мәйданы - 3 523 кеше.; 2 нче боз мәйданы - 1 100 кеше

Спорт сарае – Казанның төп спорт корылмаларының берсе. Архитектор М.Х.Агишев проекты буенча төзелгән һәм 1966 елның 30 октябрендә файдалануга тапшырылган бу корылманың быел 50 еллык юбилее билгеләп узылачак. Спорт сарае үз эченә ике: берсе – 3 523 урынга исәпләнгән, икенчесе – 1 100 урынга исәпләнгән трибуналар белән булган боз мәйданын ала. Объект халыкара спорт ярышларын уздыру таләпләренә җавап бирә. 2005 елга кадәр Спорт сарае 1997/1998 елларда биредә беренче тапкыр Россия чемпионы булган “Ак барс” ХКсының өй аренасы булып хезмәт итте.

Спорт объекты боз шугалакларының ел әйләнәсе өзлексез эшләвен тәэмин итә. Биредә уку-өйрәнү дәресләре, халыкара дәрәҗәдәге һәм Россиякүләм ярышлар уза. Боз сараен 1998 елда төзекләндерү һәм аннан соң Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүе әлеге объектның масштаблы спорт һәм мәдәни чаралар уздыру өлкәсендәге мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте.

Биредә 2016/2017 сезонында Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты, I TNA Киберспорт фестивале (2018), VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының ачылу тантанасы, Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте Кубогына балалар-яшүсмерләр командалары арасында хоккей турниры һәм башка чаралар. 2023нче елда исә, «Россия – Ислам дөньясы» икътисади форумы кысаларында, «Алтын Шайба» турниры җыелма командасы һәм ислам дөньясы җыелма командасы арасында «Дуслык» кубогы өчен уен узды.

Бүген Спорт сараенда даими нигездә урнашкан:

  • фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе;
  • Татарстан Республикасы Спорт музее;
  • Татарстан Республикасы Спорт ветераннары советы;
  • шәһәр халкының спорт белән шөгыльләнүе өчен хезмәтләр күрсәтелә
Адрес Казан шәһ., Мәскәү ур., 1 йорт
Телефон +7 (843) 292-26-73
Ничек барып җитәргә Мәскәү урамы буенча “Спорт сарае” тукталышына кадәр: 6, 35, 37, 47 нче автобуслар,
“Үзәк стадион” тукталышына кадәр: 6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 нче автобуслар, 2, 10 нчы троллейбуслар,
“Кремль” метро станциясе.