Татарстан башкаласында 2018 елның 24-29 июль көннәрендә пляж гандболы буенча сигезенче дөнья чемпионаты узды. Ярышларда 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар милли җыелма командалары, 550ләп спортчылар, тренерлар һәм рәсми затлар катнашты.
Турнир Су спорт төрләре сарае (Сибгать Хәким ур., 70) янында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең өч ярышлар кортында узды.
Чемпионат турында
Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Халыкара гандбол федерациясе (IHF) тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче турнир 2004 елда Эль-Гун (Мисыр) шәһәрендә уза. Хатын-кызлар командалары арасында беренче дөнья чемпионнары – Россия җыелма командасы, ир-атлар командалары арасында – Мисыр җыелма командасы булган иде. Россиянең ир-атлар җыелма командасы бронза медальләр алдылар.
2018 елда дөнья чемпионатын Россиядә уздыру турындагы карар Халыкара гандбол федерациясе тарафыннан 2015 елның 25 гыйнварында Катарда узган IHF конгрессында кабул ителде.