Г.Е.Ветров истәлегенә багышланган халыкара “Спортивная столица”баскетбол турниры

Г.Е.Ветров истәлегенә багышланган халыкара “Спортивная столица”баскетбол турниры
Дата:

2018 елның 26 нчы мартыннан 30ына кадәр “КАИ ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында 2003 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча “Спорт башкаласы” халыкара турниры узды.

Турнир турында

Беренчелек Татарстан Республикасы Баскертбол федерациясе президенты, республикада балалар-яшүсмерләр һәм студентлар баскетболы үсеше өлкәсенә зур өлеш керткән физик культура һәм спорт эшлеклесе Г.Е.Ветров истәлегенә багышланган.

Ярышларда 2003 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар катнаша.  Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Екатеринбург, Самара, Курск, Татарстан Республикасы) 10 команда, шулай ук Казахстаннан һәм Эстониядән берәр команда киләчәк.

Турнирның максаты – Татарстан Республикасында баскетболны популярлаштыру һәм үстерү, башка илләр спортчылары белән дустанә һәм халыкара элемтәләрне ныгыту, шулай ук яшүсмерләр баскетболында яшь талантларны ачыклау өчен яхшы мәйдан булдыру.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 300.79 KB Ярышлар программасы