19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге

19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге
Дата:

2019 елның 30 сентябрь-13 октябрь көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6 нчы йорт) 19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге узды. 43 илдән дүрт йөзгә якын спортчы катнаштылар. Ярышларда йөздән артык судья, шул исәптән Халыкара һәм Европа бадминтон федерацияләре вәкилләре җәлеп ителгән.

Чемпионат хакында

Юниорлар арасында дөнья беренчелеге 1992 елдан бирле үткәрелә һәм яшь уенчылар карьерасында мөһим этап булып тора. 2018 елда халыкара бадминтон федерациясе (BWF) алдагы биш елда спортның бу төре буенча юниорлар арасында дөнья чемпионатлары уздыру урыны булачак илләрне һәм шәһәрләрне билгеләде. Шулай итеп, 2019 елның октябрендә турнирны Татарстан башкалады, ә киләсе елларда – Яңа Зеландия, Кытай, Испания һәм АКШ кабул итәчәк.

Казан элегрәк бадминтон буенча халыкара ярышларны кабул иткән иде инде, алар арасында 2014 елгы бадминтон буенча Европа чемпионаты, шулай ук ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты, 2016 һәм 2018 елларда 15 яшькә кадәрге юниорлар арасында Европа чемпионаты бар.

Спорт программасы үз эченә командалы һәм индивидуаль ярышлар ала. Ике этапта узучы команда чемпионатында уртача 33-64 команда катнаша. Индивидуаль чемпионат Олимпия уеннары системасы буенча уза – җиңелүче төшеп кала.

Ярышларны Халыкара бадминтон федерациясе, Россиянең Милли бадминтон федерациясе, Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО оештыра.