Гимнастика үзәге

Гимнастика үзәге
Гимнастика үзәге
  • Файдалануга тапшырылган: 14.11.2012
  • Бинаның гомуми мәйданы: 20 045 м2
  • Сыйдырышлыгы: 2 800 кеше

Гимнастика үзәге – Россиядәге иң зур спорт комплексларының берсе. Объект өйрәнүләр процессын уздыру һәм теләсә-кайсы дәрәҗәдәге ярышларны оештыру өчен күпфункцияле мәйданнарга ия.

Гимнастика үзәгенең инфраструктурасы яхшы үскән – анда бер үк вакытта 300 спортчы һәм укучылар шөгыльләнә ала. Объект составына спорт заллары һәм шөгыльләнү заллары, хореография залы, медицина һәм массаж кабинетлары, административ һәм ярдәмче бүлмәләр керә. Үзәк шулай ук үз эченә конференц-залны, фитнес-үзәкне, спортчылар өчен кунакханәне һәм кафены да ала.

Ачылган вакытыннан башлап бүгенге көнгә кадәр Гимнастика үзәгендә югары дәрәҗәдәге бик күп төрле ярышлар, шул исәптән: XXVII Бөтендөнья универсиадасының спорт һәм нәфис гимнастика турнирлары (2013), Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы (2013), Нәфис гимнастика буенча Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре (2013 – 2015), спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге (2017-2023), нәфис гимнастика буенча “Триумф Кубогы” ярышлары (2019-2023) һ.б.

Шулай ук биредә күп төрле халыкара ярышлар уздырылып килде: Бадминтон буенча Европа чемпионаты (2014, 2016), юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге (2019), нәфис гимнастика буенча World Challenge Cup ярышлары (2019), нәфис гимнастика буенча Yoldiz Cup халыкара турниры (2022). Шулай ук объект базасында даими рәвештә бөтенроссия чемпионатлары, республика чемпионатлары һәм нәфис гимнастика һәм спорт гимнастикасы буенча муниципаль мәктәпләр ярышлары уздырылып тора.

Хәзерге вакытта бу объектта Юлия Барсукованың гимнастика мәктәбе укучылары, “Приволжанка” ОРМБЯСМ, спорт гимнастикасы һәм акробатлык буенча БЯСМ укучылары, шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары шөгыльләнә.

Адрес Казан шәһ., Сыртланова ур., 6 йорт
Телефон +7 (843) 221-23-28
Ничек барып җитәргә “Сыртланова урамы тукталышы: (Җиңү проспекты)”: 5, 34, 37, 62, 68, 77 нче автобуслар, 5 нче трамвай;
“Сыртланова урамы тукталышы (Гарифҗанов урамы)”: 19, 68, 74а нчы автобуслар; “Җиңү проспекты” метро станциясе.