Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы
Дата:

Казанда 2013 елның 27 мартыннан 1 апреленә кадәр «Гимнастика үзәге» спорт комплексында спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы узды.

Кубокта 150 спортчы катнашты. Чыгышларга 64 судья бәя бирде. Катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы җыелма командасының иң яхшы гимнастлары, Россия җыелма командасы әгъзаләре: Шамил Гатиятов, Максим Синичкин, Мансур Зарипов – 2012 елгы Россия беренчелегендә җиңүчеләр, Инсаф Идиятуллин – 2012 елгы Бөтенроссия спорт мәктәпләре җәйге спартакиадасы җиңүчесе, Марат Хәбибуллин – 2012 елгы Бөтенроссия спорт мәктәпләре җәйге спартакиадасы призеры. Татарстан спортчыларының көндәшләре – Идел буе, Үзәк, Көньяк, Себер һәм Урал федераль округларының иң яхшы гимнастлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург спортчылары.

Фотолар