Казанда узучы йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабының икенче көне нәтиҗәләре буенча турнирның гомуми зачеты лидеры алышынды. Хәзер беренче урында Австралия йөзүчесе Мэдисон Уилсон бара.
200 метр, ирекле стиль
Австралия кызы Мэдисон Уилсон Екатерина Никонова белән киеренке көрәштә җиңде һәм быелгы Дөнья кубогы кысаларында 200 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә алтын яулады. Элегрәк ул бу дистанциядә Берлин, Будапешт һәм Дохада җиңгән иде.
“Бу ярышта хисләр кайнап торды. Көзен мин авырып киттем, бик күп очышлар булды, гаиләмне күптәннән күргәнем юк, аларны бик сагындым. Казанга килүемә шатмын. Биредә спортчыларны бик яхшы кабул иттеләр”, – диде Мэдисон Уилсон.
1. Мэдисон Уилсон, Австралия – 1:53
2. Екатерина Никонова, Россия – 1:54.58
3. Леа Нил, Австралия – 1:54.67
100 метр, аркада йөзү
Кира Туссен Дөнья кубогында тагы бер алтын медаль яулады, өстәвенә ул йөз метрда бу сезонның иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте. Турнирның соңгы көне алдыннан ул австралияле Мэдисон Уилсоннан 0,6 баллга калышып, гомуми зачетта икенче урында бара.
“Бу минем сезондагы иң яхшы нәтиҗәм. Мин бәхетле! Тизрәк йөзәсем килгән иде, һәм мин әйбәт секундларга ирешү өчен үземне яхшы хис иттем. Үземнең уңышымны иртәгә, Дөнья кубогының соңгы көнендә кабатларга әзермен!”, – дип белдерде Кира.
1. Кира Туссен, Нидерланд – 55.42
2. Дарья Васькина, Россия – 57.94
3. Елизавета Агапитова, Россия – 58.27
50 метр, баттерфляй
Австралия кызлары Холли Барратт һәм Эмма Маккеон мактау пьедесталында беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Бронза Россия вәкиле Арина Сурковада.
“Чыгыштан шәп тәэсир калды. Тиз йөзә алдым, һәм мин бик канәгать. Мин йөзгән вакытта детальләргә бик игътибарлы булдым”, – дип билгеләп узды Холли Барратт.
1.Холли Барратт, Австралия – 24.75
2.Эмма Маккеон, Австралия – 24.94
3.Арина Суркова, Россия – 25.36
100 метр, брасс
Юлия Ефимова һәм Виталина Симонованы бары йөздән бер секунд кына аерды, һәм җиңүне тәҗрибәлерәк спортчы яулады һәм үзенең бер атна элек куйган нәтиҗәсен яхшыртты.
“Һәр старт белән нәтиҗәләрем яхшыра баруына шатмын. Бүген нәтиҗәмне йөздән ике секундка яхшырта алдым. Прогресс сизелә”, – диде Юлия.
1. Юлия Ефимова, Россия – 1:04.56
2. Виталина Симонова, Россия – 1:04.57
3. Татьяна Белоногофф, Россия – 1:05.42
400 метр, комплекслы йөзү
Венгрия йөзүчесе Якабош Казанда икенче алтын медален, ә 2021 елгы Дөнья кубогы кысаларында инде бишенче медален яулады.
1. Жужанна Якабош, Венгрия – 4:30.38
2. Анастасия Сорокина, Россия – 4:31.85
3. Виктория Гюнеш, Төркия – 4:32.64
4х50 метр, ирекле стиль, катнаш эстафета
Составында Даниил Марков, Александр Боровцов, Анита Грищенко һәм Виктория Старостина йөзгән Новосибирск өлкәсе командасы беренче секундларда ук лидерлыкны үз кулларына алды һәм аны финишка кадәр саклады.
1. Новосибирск өлкәсе – 1:33.73
2. Казан – 1:34.22
3. Санкт-Петербург – 1:34.66
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте