Владимир Леонов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек турында сөйләде

Владимир Леонов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек турында сөйләде
Басылган датасы:

БДБ илләренең I Уеннары 2021 Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә узачак. Ярышларда 10 ил атлетлары катнашачак, ә аларны үткәрү өчен 11 спорт объекты җәлеп ителәчәк.

БДБ илләренең I Уеннары кысаларында 16 спорт төре — бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, көрәш, дзюдо, каратэ, татарча көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футзал һәм нәфис гимнастика буенча барлыгы 184 медаль комплекты уйнатылачак. Катнашучыларның яше чикләгән — алар 23 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел.

Барлыгы командалар составында 1500 атлет һәм 600 рәсми зат катнашуы көтелә. Моннан тыш, ярышларга 1074 волонтер, 450 милли судья һәм командалар составындагы судья, шулай ук 16 техник делегат һәм йөздән артык медиа вәкилләре җәлеп ителәчәк.

БДБ илләре Уеннарын Казанда үткәрү турында карар 2019 елның 25 октябрендә кабул ителеп, аларны 2020 елның августына планлаштырганнар иде, тик коронавирус инфекциясе таралу аркасында ярышларны үткәрүне башка вакытка күчерделәр.

“Россия – спорт державасы” IX Халыкара спорт форумы 8-10 сентябрь көннәрендә Казанда узачак. Форумны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Форум үткәрүнең төп мәйданчыгына Россиядә иң зур конгресс комплексларыннан саналучы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге әйләнәчәк.

“Форумда дәүләт, федераль башкарма хакимият органнарында югары вазифалар биләүче затлар, РФ субъектлары башлыклары, халыкара һәм Россия спорт федерацияләре җитәкчеләре, зур бизнес-структуралар вәкилләре, танылган спортчылар, тармак экспертлары һәм спорт индустриясе лидерлары катнашачак. Барлыгы форумда Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган 3000 артык рәсми делегат катнашыр дип көтелә”, – дип билгеләп узды ТР спорт министры Владимир Леонов.

prav.tatar.ru фотосы 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте