Валерия Саламатина 400 метрны ирекле стиль белән йөзүдә беренче килде

Валерия Саламатина 400 метрны ирекле стиль белән йөзүдә беренче килде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Свердловск өлкәсен тәкъдим итүче Валерия Саламатина 400 метрны ирекле стиль белән 4:10.58 эчендә йөзеп үтте һәм Россия чемпионы булды.

“Әлегә катнаш хисләр кичерәм, озак тәнәфестән соң 400 метрны үтүе авыррак. Өстәвенә кичә 100 метрның финалы иде, ә спринттан соң “озынлыкка йөзү” авыр”, – дип белдерде җиңүче. – Гомумән, мин шундук тизләнә башламыйм, уртаданрак тотынам. Нәрсәдер килеп чыга, нәрсәдер юк. Бүген миңа финишка җитәрәк бераз көч җитмәгәндер, мөгаен”.

Көмеш медальне Александра Быкова (4:11.53), ә бронзасын Полина Невмовенко (4:14.20) яулады. Ике спортчы да Санкт-Петербургны тәкъдим итә.

Ир-атлар арасында 50 метрны ирекле стиль белән йөзүдә беренче булып Иван Кузьменко (22.21) килде, ул Саратов һәм Пенза өлкәләре өчен чыгыш ясый. “Пандемия вакытында, башкалар кебек үк, өйдә шөгыльләндем, суда күнекмәләр булмады, – дип сөйләде спортчы. – Тизрәк формага кайтып, лаеклы нәтиҗә күрсәтәсем килде. Бүген тагы да тизрәк йөзә алган булыр идем дип уйлыйм, тик килеп чыкмады”. Иван Кузьменко якын арада Санкт-Петербургта үтәчәк кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында катнашырга планлаштыра. “Чемпионат булыр дип өметләнәм, аңа әзерләнәчәкбез, спорт формабызны яхшыртачакбыз”, – дип билгеләп үтте чемпион.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте