Казанда узучы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысаларында чарага 380 волонтер җәлеп итү планлаштырыла

Казанда узучы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысаларында чарага 380 волонтер җәлеп итү планлаштырыла
Басылган датасы:

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО сайтында Казанда 19-30 июнь көннәрендә узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясенә волонтерлар туплау буенча кампания старт алды. Өч юнәлеш буенча 380 ирекле ярдәмче җәлеп итү планлаштырыла: бу – атташе-волонтерлар, ярдәм күрсәтү һәм рәсми программа юнәлешләре волонтерлары.

Сессиядә волонтер сыйфатында катнашу өчен, volunteers.dspkazan.com сайтында шәхси бит булдырырга, ә аннан соң 1 мартта башланачак рекрутинг кампаниясе кысаларында әңгәмә узарга кирәк.

1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллык юбилеена багышланган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе иң масштаблы сессияләрнең берсе булачак: анда 4000 кадәр делегат катнашуы көтелә. Сессиянең төп пленар утырышларын үткәрү мәйданчыгына “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге әйләнәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте