Йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабында 37 ил спортчысы катнашачак

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабында 37 ил спортчысы катнашачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

28-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда узачак йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабында 37 илдән килгән 292 спортчы ярышачак.

Ярышларны оештыруда 100 дән артык волонтер ярдәм итәчәк.

Казанда үтүче йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы ярышлары 2021 елның 16-21 декабрендә Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатында (25 м) катнашу өчен FINAның “А” һәм “В” нормативларын үтәү буенча ярышлар исемлегенә кертелгән.

Йөзү буенча Дөнья кубогы Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан 1988 елдан бирле үткәрелә. Ярышлар бар дөнья буенча төрле шәһәрләрдә үтүче этапларга бүленә. 2021 елда Кубок этаплары Берлинда (1-3 октябрь), Будапештта (7-9 октябрь), Дохада (21-23 октябрь) һәм Казанда (28-30 октябрь) узачак. Барлык дүрт этап дәвамында спортчылар 25 метрлы бассейнда ярышачак, ә аларның нәтиҗәләре 2021 елның 16-21 декабрь көннәрендә Абу-Дабида үтәчәк кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатына квалификация булып хезмәт итәчәк.

Казан FINA Дөнья кубогы этапларын 2018 һәм 2019 елларда кабул иткәне бар.

FINA Дөнья кубогы этабы штат режимда, барлык саклык чараларын да исәпкә алып үткәреләчәк. Оештыру комитеты ярышларда катнашучылар һәм судьяларның барысын да Татарстан башкаласында көтеп кала.

Чара РФ законнары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары урнаштырган таләпләрне исәпкә алып, FINA регламенты нигезендә эшләнгән регламент буенча үткәрелә. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык чаралар да күреләчәк: барысы да бер кулланышлы битлекләр белән тәэмин ителәчәк, кулны гигиеник эшкәртү урыннары булдырылачак, керү юлларында тән температурасын үлчәячәкләр, социаль дистанцияне үтәү өчен махсус билгеләр салыначак. Моннан тыш, ярышлар тамашачылардан башка узачак.

Старт матбугат конференциясе 27 октябрь көнне сәг. 14.00 дә Су спорт төрләре сараенда үтәчәк. Чарага ярышларга аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләре чакырыла.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте