Казанда беренче Фиджитал Уеннар башланды

Казанда беренче Фиджитал Уеннар башланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда беренче Фиджитал уеннар старт алды. Россия, Беларусь Республикасы, Бразилия, Төркия һәм Болгария спортчылары катнашында ярышлар «Казан Экспо»да узачак.

2022 елның 21-23 сентябрь көннәрендә катнашучылар беренчелекне дүрт дисциплинада уйнатачак: фиджитал-футбол (FIFA + футзал), фиджитал-баскетбол (NBA + стритбол), Beat Saber – бу VR-уен, анда катнашучылар музыкаль ритмга геометрик фигуралар ясарга һәм балллар җыярга тиеш, һәм дрон ярышлары.

Ярышлар беренче «Киләчәк Уеннары» алдыннан үткәрелә. Алар 2024 нче елда Казанда узачак. Оештыручы шәһәр конкурс кампаниясе нәтиҗәләре буенча билгеләнде, ул конкурс белән Россиянең 40 тан артык төбәге кызыксынды.

«Казанның зур масштаблы спорт чараларын уздыруда яхшы тәҗрибәсе бар, аннан да бигрәк Уеннарның югары технологияле форматы безнең өчен яңа кызыклы мәсьәләләр тудыра. Киләчәк Уеннар спорт һәм югары технологияләр өлкәсендә мөһим вакыйга гына түгел, спортчылар һәм тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булыр дип ышанам. «Киләчәк Уеннары» һәм Фиджитал Уеннар ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен тагын бер адым булыр дип өметләнәм»,диде Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы Президентына, аның командасына Фиджитал Уеннар турнирын оештырганнары өчен рәхмәт. 10 ел элек без Универсиадага ничек әзерләнгәнебезне уңай яктан искщ тцшерщбез – хәзер яңа чор килә. Уеннар иң югары оештыру һәм спорт дәрәҗәсендә узачак дип ышанам ”, – диде Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыров.

Фиджитал Уеннар классик спорт һәм киберспорт/VR-/AR- технологияләрен берләштерә, чөнки дисциплиналарның һәрберсе бер үк вакытта үзенә фиджитал (physical + digital) концепциясен ала. Бу форматның өстенлеге – милли флагка һәм билгеле бер территориягә бәйләнү булмауы. Фиджитал Спорт ярышларында төрле милләт спортчыларыннан торган клублар катнаша ала.

Казанда фиджитал-футбол турнирында танылган 2Drots һәм «Амкал» медиа-лига командалары, Бразилия медиа-блогерлары, шулай ук ​​студентлар арасында футзал буенча дөнья чемпионы Вадим Цай һәм Россиянең FIFA чемпионы Даниил Абельдяев чыгыш ясаячак. Ярышларга «Амкал» капкачысы, танылган блогер Федор Маслов һәм Роман Титов («Матч ТВ») аңлатма бирәчәк.

Фиджитал-баскетбол ярышларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Минск командалары катнашачак. Хәзерге NBA 2K Европа чемпионы Никита Савченков (Current Gen), Россиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командасы вәкилләре Артем Чеботарев һәм Даниил Стебаков Казанга киләчәк. Дрон ярышлары стартына Россия, Төркия һәм Болгария спортчылары киләчәк.

Уеннар VK Play һәм VKontakte платформаларында трансляциягә чыгачак. Ярышларны сылтама буенча карый аласыз.

Фиджитал Уеннары барлык матчлары «Казан Экспо»да узачак. Түләүсез билетларны сайтта теркәлү үткәннән соң алырга мөмкин: https://kzn.kassir.ru/bilety-na-sportivnye-meropriyatiya