Казанда Volunteers’ Academy 2021 бөтенроссия белем бирү лагере ачылды

Казанда Volunteers’ Academy 2021 бөтенроссия белем бирү лагере ачылды
Төркем:ВолонтерларМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Бүген Казанда, Универсиада АвылындаVolunteers’ Academy 2021 бөтенроссия белем бирү лагере ачылды. Ул Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының волонтерлар кампаниясе кысаларында үтә һәм 20 майдан 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

Лагерь 75 катнашучыны җыячак: болар – Казан һәм Татарстан Республикасының югары уку йортлары вәкилләре, Kazan Volunteers хәрәкәте һәм инде озак вакыт дәвамында волонтер программасын гамәлгә ашыруда ярдәм итүче төп партнер булган биш төбәкнең активистлары.

Лагерьда катнашучыларны ике төркемгә бүләчәкләр: “Рекрутерчылар” һәм “Тренерлар”. “Рекрутерчылар” төркеме катнашучылары волонтерлар программасын гамәлгә ашыруның иң мөһим этапларының берсен – рекрутинг үткәрү процедурасын тирәнтен өйрәнәчәкләр, шулай ук әңгәмә үткәрү күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, бу аларга волонтерларны сайлап алу процессында катнашырга мөмкинлек бирәчәк. “Тренерлар” юнәлеше катнашучылары үзләренең белемнәрен рәсми булмаган белем бирү техникасы турындагы мәгълүмат белән баетачаклар, белем бирү программасы концепциясе һәм Уеннарга волонтерлар әзерләү үзенчәлекләре белән танышачаклар.

Барлык катнашучыларны да бай белем бирү һәм мәдәни программалары көтә. Өйрәнүләр барышында Уеннарга кадәр булган вакытка әзерлек планы төзеләчәк. Шулай ук лагерьда катнашучылар өчен волонтерларны сайлап алу һәм әзерләү буенча эш алып барырга ярдәм итәчәк мәгълүмати материаллар да әзерләнгән.