Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты ачылды

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты ачылды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. 24 апрельдән 29 апрельгә кадәр илнең иң көчле спортчылары ярышларда катнашачак. Россиянең 60 төбәгеннән 558 спортчы чемпионатта катнашу өчен гариза бирде. Алты көн дәвамында алар 34 дисциплинада медальләр өчен көрәшәчәк.

Россия Федераль Мәҗлесе Дәүләт думасы депутаты, физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Калимуллин ачылыш пресс-конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Без танылган йөзүчеләрне Татарстанда каршы алырга бик шат. Мин спортчыларга Владимир Валерьевич кебек беренче урыннар алуларын дәвам итүен һәм мөмкинлекләреннән өстенрәк чыгыш ясауларын телим».

Владимир Сальников Казанда су спорт төрләре буенча «Дуслык уеннары» халыкара ярышлар үткәрү планнары белән уртаклашты.

«Әгәр дә барысы да без теләгәнчә барса, быел җәй көне Россия һәм чит илләрнең иң көчле спортчылары катнашында ярышлар булачак. Хәзергә без регламент өстендә һәм безнең спортчыларны ярышларга кабул итү өстендә эшлибез. «Дуслык уеннары» һәркем өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Бу безнең спортчылар өчен яхшы мотивация булыр. Оешмага килгәндә, Казан ярышлар уздыру өчен дөньядагы иң яхшы урыннарның берсе дип санала. Шуңа күрә, монда килүчеләрнең барысына да ярышлар һәм ярышларның яхшы оештырылуы ошар дип уйлыйм».

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов Татарстанда йөзү үсеше турында сөйләде.

«Без спорт белән яшибез һәм сулыйбыз! Йөзү – Татарстан халкының иң яраткан спорт төрләренең берсе. Республикада 45 мең кеше йөзү белән шөгыльләнә. Татарстанда 263 бассейн эшли, шулардан – 147 бассейнның озынлыгы 25 метр, һәм 15 бассейнның озынлыгы 50 метр. Быел Татарстан йөзү үсешенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Республикабызда зур масштаблы вакыйгалар көтелә. Көз көне без Су спорт төрләре сараенда зур йөзү фестивале оештырырга ниятлибез. Россия чемпионаты безнең республикада йөзү үсешенә этәргеч бирер дип ышанам. Татарстанда йөзү булырга тиеш, чөнки ул алтын медальләр генә түгел, ә халык сәламәтлеге дә».

Бөтенроссия йөзү федерациясе вице-президенты Виктор Авдиенко Россия спортчыларының әзерлегенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

«Без Казанда булуыбызга бик шат. Монда бик яхшы бассейн һәм искиткеч атмосфера. Кәефләребез күтәренке, сезне ярышларны карарга чакырасы гына килә. Күп кызыклы нәтиҗәләр һәм рекордлар булыр дип уйлыйм».

Чемпионатның ачылыш тантанасында Россия Федераль Мәҗлесе Дәүләт думасы депутаты, физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Калимуллин, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рәфис Бурганов катнашты.

Йөзү буенча Россия чемпионатының ачылыш тантанасы кысаларында иң яхшы спортчыларга һәм аларның тренерларына 2021 ел нәтиҗәләре буенча истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, йөзү буенча Россия чемпионаты тамашачылар катнашында үткәрелә. Ярышлар программасын Бөтенроссия йөзү федерациясе сайтында https://russwimming.ru/data/list/4R_2022 табып була. Иртәнге һәм кичке сессияләрнең туры эфирлары Бөтенроссия йөзү федерациясе сайтында, «Старт» телеканалында, шулай ук ​​Матч ТВ һәм Матч!Арена телеканалларында оештырылган. Билетлар https://kzn.kassir.ru/ сайтында, шәһәрнең Kassir.ru кассаларында һәм ​​Су спорт төрләре сарае кассасында сатыла. Билет бәясе 100-300 сум. Билетларга ташламалар системасы бар.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте