Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 волонтерлары рекрутингы үзәге ачылды

Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 волонтерлары рекрутингы үзәге ачылды
Басылган датасы:

Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 волонтерлары рекрутингы үзәге ачылу тантанасы узды.

Анда Махсус Олимпиаданың Татарстан атлеты – флорболчы Вячеслав Турин, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов һәм Идел буе дәүләт университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты.

“Махсус Олимпиада – мин бик түземсезләнеп көтүче вакыйга. Мондый ярышларда волонтерлар оештыручыларга зур ярдәм күрсәтә. Бергәләп без бу Уеннарны зур бәйрәмгә әйләндерәчәкбез”, – диде Вячеслав Турин.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары өчен рекрутинг кампаниясе кысаларында барлыгы 2250 волонтер сайланып алынырга тиеш. Барлыгы 4,5 мең заявка җибәрелгән. Рекрутинг кампаниясе инде берничә ай онлайн режимда уза, хәзер волонтер булырга теләүче кандидатлар белән әңгәмә шулай ук күзгә-күз очрашу форматында да дәвам итәчәк.

Уеннар волонтерлары командасына эләгү өчен, кандидатлар рекрутинг үзәгендә турыдан-туры әңгәмә уза ала. Үзәк берничә зонадан тора. Килүчеләр көтү зонасыннан алып, әңгәмә кабинкасына кадәр төгәл эш алгоритмын үти. Волонтер булырга теләүче кандидатларны администратор каршылый, ул аларның шәхси кабинетта күрсәтелгән мәгълүматларын тикшерә һәм әңгәмә урынына озата. Әңгәмә якынча 30 минут дәвам итә. Шул вакыт эчендә рекрутер кандидатның кызыксынуларын һәм сәләтләрен аныклый, инглиз теле дәрәҗәсен тикшерә һәм туры килүче позицияне сайлый. Ләкин волонтер позициясе турындагы ахыргы тәкъдимне волонтер заявка бирүчеләрнең барысы да әңгәмә узганнан соң гына алачак.

“Рекрутинг – волонтерлык кампаниясенең иң мөһим этабы. Аның барышында һәрбер кандидат белән әңгәмә үткәрелә: аның теләкләре, осталыклары, компетенцияләре, тәҗрибәсе, инглиз телен нинди дәрәҗәдә белүе аныклана. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча кандидатка туры килгән позиция сайлап алына”, – дип сөйләде Максим Денисов. “Волонтерларыбыз үз йортларына тиенде, бу бик шатлыклы вакыйга. Монда алда көтелүче Махсус Олимпиада Уеннары волонтерлары гына түгел, ә Казанда узачак башка ярышлар волонтерлары да җыелачак”, – дип ассызыклап үтте Дирекция башлыгы.

Идел буе университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов тантанага килүчеләрнең күбесе үзләре үк 10 ел элек – Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиада волонтерларын әзерләгән чакта формалаша башлаган волонтерлар хәрәкәте “ветераннары” булуын билгеләп узды. “Безгә киләчәк беренче курс студентлары укырга керүгә Махсус Олимпиаданың волонтерлар хәрәкәтенә кушыла алырлар дип уйлыйм, –диде ректор вазыйфаларын башкаручы. – Асылда бу вакыйга үзе дә теләп эшләнелә торган нәрсә. Ул барлык катнашучыларның да үз-үзләренә карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәк. Тормышыбыз игелек белән тулып торсын өчен, аңа шатлана белергә дә өйрәнергә кирәк”.

Бөтендөнья кышкы Уеннар кысаларында волонтерларның 20 артык функциональ юнәлеш буенча ярдәм итәчәге билгеле. Алар арасында спорт, технологияләр, тамашачылар өчен сервислар, медицина, делегацияләр атташелары, ММЧ белән эшләү, килү һәм китү, протокол һәм башкалар бар. Волонтерлар түбәндәге категорияләргә бүленәчәк: ярыш мәйданчыклары волонтерлары, атташелар, хезмәт күрсәтү юнәлешләре волонтерлары. Волонтерларны сайлап алу 2021 елның октябренә кадәр сузылачак. Аннан соң сайлап алынган кандидатларны укыту-өйрәтү башланачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала. Ярышларда 99 илдән 2000 артык интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак.