Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында 350 спортчы катнашачак

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында 350 спортчы катнашачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Сатуга 25-27 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда узачак синхрон йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар чыкты. Аларны КАССИР.РУ билет операторының сайтында һәм кассаларында алып була.

Исегезгә төшерәбез, турнирга Россиянең 14 төбәгеннән якынча 350 спортчы кыз һәм егет җыелачак. Синхрон йөзү буенча милли турнирны Казан инде традиция буенча кабул итә: элегрәк бу ярышлар Татарстан башкаласында 2013, 2014, 2018 һәм 2019 елларда үткәрелде инде. Ачылу тантанасы 25 ноябрь көнне сәг. 18.00 дә узачак.

Керү билетлары ярышларны көн дәвамында карау хокукы бирә. Бәясе – 400 сум. Ташламалар күп балалы гаиләләргә, шулай ук йөзү бассейннарына (фитнес-үзәкләрдән кала) абонементлары булган затларга каралган. 6 яшькә кадәрге балаларга һәм халыкның льготалы төркемнәренә (1,2,3 төркем инвалидларына, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә) керү ирекле.

Чемпионатны Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе оештыра.

Игътибар! Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында ярышларга бары битлекләрдән генә керү рөхсәт ителә, кергәндә тамашачыларның температураларын үлчәячәкләр. Оештыручылар тамашачыларны социаль дистанцияне үтәргә чакыра, моннан тыш, трибуналарда бер урын буш калдырып утыру каралган.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте