2022 елдагы Махсус Олимпиада талисманы булып Казан символы Зилант сайланды

2022 елдагы Махсус Олимпиада талисманы булып Казан символы Зилант сайланды
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының визуаль образын тәкъдим иттеләр. Логотип нигезендә өч мотив ята: Зилант – татар мифологиясенең җан иясе һәм Казан символы, Татарстанның символы стильгә салынган лалә чәчәге, һәм Идел елгасының киңлекләре. Зилантның гадәти булмаган төсе һәм формасы уеннарның инклюзивлыгын гәүдәләндерә.Ул ярышларда кайгыртучанлык, кунакчыллык, дустанә мохитне күрсәткән кебек, логотипны кочып тора. 

Уеннарның визуаль образы концепциясе ике этапта эшләнгән. 2020 елның 3 сентябреннән 10 октябренә кадәр логотипка идеяләр буенча ачык конкурс узды һәм аның нәтиҗәләре ярдәмендә иң яхшы өч концепция билгеләнде. 20 октябрьдән идеяләрне эшләп-төзәтеп бетерүгә профессиональ дизайнер агентлыклары кереште. Йомгаклау концепцияләре Россия Махсус Олимпиадасы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы вәкилләре, дизайнерлар берләшмәсе вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре составындагы конкурс комиссиясе каршында тәкъдим ителде. Җиңүче булып Артемий Лебедев (Мәскәү) студиясе тарафыннан эшләнгән “Зилант” концепциясе танылды.

Айдентика алсу һәм салкын-яшел төсләр кушылмасыннан төзелгән. Логотип композициясе үзәгендә – Махсус Олимпиаданың глобальлеген гәүдәләндерүче дөнья хәрәкәте символы – үзара тотынышкан кешеләр түгәрәге. Тирә-юнендә Европада иң зур елгаларның берсе, ярында Казан урнашкан Идел образы сурәтләнгән. Һәм ниһаять, мифологик җан иясе һәм Казан символы Зилант бер үк вакытта логотипның бер өлеше һәм ярышларның талисманы булып тора. Якты әкияти аҗдаһа уеннарда  катнашучыларны һәм кунакларны саклый һәм үзенең мәрхәмәтле кочагына сыендыра. Ул атлетларның, Уеннарда төп геройларның яклаучысы, аларга спорт ярышларында ярдәм итә һәм үз-үзеңне җиңәргә булыша – үткән юл җиңүдән дә кыйммәтлерәк.

Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер: “Мондый төсле логотип шунда ук тирә-юньдәгеләрнең карашларын үзенә җәлеп итәр, кешеләрнең игътибарын безнең уртак максатыбызга юнәлтергә, ягъни куркулардан арыну, үзеңнең кирәкле һәм мөһим булуыңа ышаныч тудырырга ярдәм итәр дип ышанабыз”.

Татарстан Республикасы Спорт министры Владимир Леонов: “Махсус Олимпиаданың төп символы буларак нәкъ менә Зилант сайлануы белән без бик горурланабыз. Зилант башка аҗдаһаларга охшамаган – ул тамашачылар белән дустанә һәм иркен аралаша, уеннарның фирмалы стиленә яктылык, җылылык һәм төрлелек өсти”.

Логотипны тәкъдир итү Казан Кремле диварларында (Спас манарасы ягыннан) оркестр һәм хорның музыкасы белән бергә проекцияле шоу форматында узды. Концерт программасында композитор Игорь Крутой һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган солистка Лиза Новикова катнашты.

 

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды. Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

 

Россиянең Махсус Олимпиадасы турында 

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсендә акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк Махсус Олимпиаданың булачак катнашучыларының күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs.