Казанда шпага белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы старт алды

Казанда шпага белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы старт алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында “Казан Шпагасы” дип исемләнгән шпага белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы старт алды. Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча Токиодагы җәйге Олимпиада катнашучыларның ахыргы составы билгеле булачак, шуңа күрә спортчылар өчен ярышларның әһәмияте бик зур.

Барлыгы “Казан Шпагасы” кысаларында 32 медаль комплекты уйнатылачак. Турнирның беренче көнендә коралларны сынап карау булды һәм төп челтәргә эләгү өчен квалификация уеннары үтте. “Казан Экспо” күперчегенә илледән артык илдән ике йөзгә якын шпагачы чыкты, ә иң югары рейтинглы 16 спортчы сайлануда катнашудан азат ителде.

“Казанда яхшы чыгыш ясармын дип көтәм. Минем өчен бу ярышлар — үткән этап кебек. Без озак әзерләндек, дүрт җыен үттек. Әлеге турнир безнең үз эшебезне никадәр яхшы башкарганыбызны күрсәтәчәк. Кызганыч, Казанны яхшылап карап булмаячак. Автобус барганда тәрәзәдән сезнең шәһәрегез нинди матур икәне күренә”, — диде Украина спортчысы Ян Сыч.

“Бөтенесенең дә җиңәсе килә, һәм мин искәрмә түгел. Көчемнән килгән барысын да эшләячәкмен”, — дип билгеләп үтте Нидерланд шпагачысы Тристан Тулен.

“Бу минем быелга беренче ярышларым, мин шушы вакыт эчендә шуңа әзерләндем. Миңа турнирны оештыру ягы ошый. Безне кайгырталар, барысы да яхшы үтә. Спортчыларның сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Испания катнашучысы Альваро Ибанез.

“Элеккегә караганда начаррак чыгыш ясамаска дип өметләндем, һәм шулай килеп чыкты да. Мин төркемдә стабиль рәвештә ике җиңү яуладым. Тик мин хәтта күңелсезләнмим дә, канәгатьмен. Ковид белән чирләдем, кабыргамны сындырдым. Өч атнала әзерләндем. Ярышлар башланганга шатмын. Тормыш башланды, бар нәрсәгә дә җан керә. Барысы да тизрәк үз урынына кайтсын иде. Ул вакытта нәтиҗәләр дә яхшырак булачак. Барысы да ярышларың гомумән үтүенә шат. Минем Казанда берничә тапкыр булганым бар. Миңа Бауман урамы, мәчетләр, Кремль ошый, яр буенда бик рәхәт. Яхшы шәһәр!” — диде Көньяк Африка Республикасын тәкъдим итүче Сергей Лосевский.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте