“Спортчыларга – “җиңел” су, ә тамашачыларга онытылмаслык кичерешләр телибез”

“Спортчыларга – “җиңел” су, ә тамашачыларга онытылмаслык кичерешләр телибез”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанның Су спорт төрләре сараенда “Дуслык Уеннары”ның II этабында йөзү буенча халыкара ярышлар ачылу тантанасы узды.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты, физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты ректоры Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы йөзү федерациясе президенты Ренат Нугайбәков катнашты.

“Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин исеменнән сезне әлеге гаҗәеп спорт бәйрәме – “Дуслык уеннары”нда сәламлибез. Бу – күп илләр һәм барлык континентлардагы спорт сөючеләрне берләштерүче әһәмиятле вакыйга. Бу чараларны үткәрү мөмкинлеге өченТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, барлык оештыручыларга зур рәхмәт. Спортчыларга – “җиңел” су, ә тамашачыларга онытылмаслык кичерешләр телибез”, – диде Азат Кадыйров.

“Дуслык уеннары”ның икенче этабының йөзү турнирында 22 илдән 1146 йөзүче катнаша. Ике кубок уйнатылачак – алар FINA очколары буенча билгеләнгән иң яхшы спортчыларга тапшырылачак. Турнирның приз фонды 3,14 млн. сум тәшкил итә.

“Дуслык уеннары” проектының икенче сериясен кабул итү – безнең өчен зур шатлык һәм мәртәбә. Илебезгә, Казанга килүчеләрнең барысына зур рәхмәт. Биредә 22 ил вәкиле катнаша, ә бу – җитди, хәтта уникаль сан. Барлык партнерларыбызга – Россия Федерациясе Спорт министрлыгына, Бөтенроссия йөзү федерациясенә һәм бу турнирны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Матур чыгышлар һәм искиткеч нәтиҗәләр көтеп калабыз. Барыгызны да йөзү бәйрәме белән!” – дип белдерде Владимир Леонов.

Ачылу тантанасы тамашачылары өчен “Мизгел” һәм “Сәйдәш” бию театрлары артистлары, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының халык хоры һәм җырчы Карина Җиһаншина катнашында матур тамаша оештырылган иде. Тамашаның төп герое – спорт һәм гармонияле тормышның төп кыйммәтләрен гәүдәләндергән мультимедиа форматындагы су тамчысы иде.

“Барыгызның да мавыктыргыч спорт көрәшеннән ләззәт алуын, спортчыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен, ә җанатарларның җан атуларын телим!” – диде Владимир Сальников һәм “Дуслык уеннары”ның икенче этабының йөзү ярышларын ачык дип игълан итте.

“Дуслык уеннары” – 2022 елның июленнән декабренә кадәр Казанда уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар. “Дуслык уеннары”ның I этабы – “Дөнья” – 19 июльдән 3 августка кадәр уңышлы узды. Анда 16 илдән 984 спортчы һәм 237 команда вәкиле чыгыш ясады, 376 медаль комплекты уйнатылды. “Дуслык уеннары”ның II этабы 10-25 ноябрь көннәрендә уза.