БДБ илләренең I Уеннарын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Россиягә рәхмәт белдерделәр

БДБ илләренең I Уеннарын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Россиягә рәхмәт белдерделәр
Басылган датасы:

5 октябрьдә Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә узган БДБ илләренең I Уеннары 2021 әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркемнең йомгаклау утырышы узды.

Утырышта Азәрбайҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Россия Федерациясе, Үзбәкстан Республикасы һәм БДБ башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар Уеннарны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм барысын да ачык йөз белән каршы алганнары өчен Россия Федерациясенә рәхмәт белдерделәр. Узган ярышлар БДБ илләре мәйданчыгында спорт үсеше һәм хезмәттәшлек өчен файдалы һәм зур кыйммәткә ия чара буларак кабул ителде. Россия Спорт министрлыгы вәкилләре БДБ илләренең I Уеннарына багышланган истәлекле медаль чыгару инициативасы турында сөйләделәр.

Утырышта шулай ук Уеннар кысаларында ярышлар үткәрелүче спорт төрләрен мәҗбүри һәм мәҗбүри булмаган спорт төрләренә бүлү инициативасы яңгырады. Моннан тыш, алдагы Уеннарның хуҗалары программага аларның халкы арасында популяр спорт төрләрен өсти алачак.

Азәрбайҗан вәкилләре БДБ илләренең II Уеннарын үзләрендә кабул итү нияте барлыгын белдерделәр. Әрмәнстан Республикасы исә 2023 елның октябрендә БДБ илләре арасында I Халыкара спорт форумын үткәрү инициативасы белән чыгыш ясады. Форумның максаты – спорт өлкәсе кысаларында БДБ илләре мәйданчыгында үзара хезмәттәшлек үсеше.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте