ГТО талисманнары турындагы мультфильмның беренче сериясен ел ахырында чыгару планлаштырыла

ГТО талисманнары турындагы мультфильмның беренче сериясен ел ахырында чыгару планлаштырыла
Басылган датасы:

Легендар “Союзмультфильм” киностудиясе ГТО комплексының федераль операторы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә төп геройлар сыйфатында ГТО талисманнары чыгыш ясаячак анимацияле сериал өстендә эшләүгә кереште.

Үз эченә фильм эшләү буенча детальле планны алган килешү 16 март көнне Мәскәүдә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Генераль директоры Максим Денисов һәм “Союзмультфильм”ның операцион директоры Ольга Леонтьева катнашында яклар очрашуы кысаларында имзаланды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрының Беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм “Союзмультфильм” киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащёва да бар иде.

“Шунысы куанычлы – максатлар хакында имзаланган килешү инде бүген үк проектны тормышка ашыруның беренче практик стадиясенә күчте. Ел ахырына балаларны мультфильмның беренче сериясе белән таныштыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган мультсериалга бер адымга якынрак булу планлаштырыла. Россиянең спорт министрлыгы өчен илебез гражданнарында кечкенә чактан ук сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштырырга ярдәм итүче продукт бик кызыклы”, – дип сөйләде Россия Федерациясе Спорт министрының Беренче урынбасары Азат Кадыйров.

Ният буенча, хронометражы 7 минут булган 52 эпизод скетчком (кыска кызыклы вакыйгалар) жанрында эшләнеләчәк. Фильм Россиянең балалар телеканалларында күрсәтелер, шулай ук халыкара прокатка тәкъдим ителер дип көтелә.

Концепция нигезендә, яңа мультфильмның геройлары булып ГТО талисманнары – Потап исемле аю, Вика исемле леопард, Василиса исемле төлке, Лиза исемле куян һәм Макар атлы бүре баласы чыгыш ясаячак. Персонажлар көч, чыдамлылык, тизлек һәм сыгылмалылыкны гәүдәләндерә – нәкъ менә шушы сыйфатлар ГТО комплексы нормативын үтәгәндә кирәк. Спортчы персонаж образлары 2018 елда үткәрелгән Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәсендә барлыкка килде.

“Анимация – кечкенә тамашачылар белән диалог төзү буенча иң яхшы ысулларның берсе, алар гадәттә яраткан геройларына охшарга тырыша, – дип билгеләп үтте “Союзмультфильм” киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащёва. – Мультфильм персонажлары спорт белән шөгыльләнәчәк һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барачак. Проект авторларының шул ук вакытта балаларга ошаячак ачык күңелле һәм мөлаем образлар тудыра алачагына иманым камил. Без бергәләп XX гасырның 60 нчы елларында режиссер Борис Дежкинның шедеврлары экранга чыкканнан соң җитештерелмәгән спорт тематикасына кагылышлы мультфильмнарны экранга кайтара алачакбыз”.

Сценарий идеяларын сайлап алу өчен анимация һәм кино, мәдәният өлкәсе вәкилләреннән, шулай ук психологлар, мәгариф, физик культура һәм спорт өлкәсе белгечләреннән торган эшче төркем оештырылачак.

Сюжетның финал версиясе расланганнан соң, дүрт синопсис (алдагы серия эчтәлегенең кыска тасвирламасы) эшләнеләчәк, һәр персонажның холкын формалаштыру өстендә эш, мультфильм геройларының образлары өстендә соңгы эш башланачак. Барлык персонажлар да расланганнан соң, кадрлар тезү процессы башланачак.

Шул ук этапта тавышландыру актерлары да сайланып алыначак. Рольләрне танылган спортчыларга һәм медиа затларына тәкъдим итү көтелә.

РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Фото: Сергей Александров