Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына волонтерлар заявкасы старт алды

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына волонтерлар заявкасы старт алды
Төркем:ВолонтерларМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Россиядә 2022 елда үтәчәк иң зур халыкара ярышларга волонтерлар заявкасы 5 декабрьдә, Волонтерлар көнендә ачылды. Заявкалар бирү старты онлайн форматта дөньяның бар почмагында яшәүче волонтерларны берләштергән “Мы вместе” бөтенроссия марафоны кысаларында бирелде.

“Россия өчен Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын – интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне социализацияләштерү һәм чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән иң абруйлы спорт чараларының берсе. Бу волонтерлар хәрәкәтенең чын кыйммәтләрен – ачык булу, кабул итү, ышаныч һәм бер-береңне хөрмәт итүне гәүдәләндерүче уникаль проект, ул үзендә ирекле булышчылар хәрәкәтенең ике канатын – социаль һәм спорт волонтерлыгын берләштерә. Мин Уеннар командасына безнең кыйммәтләргә теләктәшлек белдерүчеләрне, һәркем өчен тигез мөмкинлекләр үсешенә үз өлешен кертергә теләүчеләрне чакырасым килә”, – дип белдерде Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер заявкаларга старт бирү вакытында.

Татарстан Республикасының Спорт министры Владимир Леонов Казанның Россиядәге спорт волонтерлыгының чишмә башында торуын билгеләп үтте. “Шул вакыттан бирле йөзләрчә чара үтте, Казан горур рәвештә Россиянең спорт башкаласы исемен йөртә, ә “Kazan volunteers” командасы үзен Россия территориясендә генә түгел, ә дөньяда күләмендә дә танытты. Бүген безнең алдыбызда Россия өчен тагын бер бик мөһим чара – Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итү максаты тора, һәм без яңадан командабызга бар дөнья волонтерларын чакырып калабыз”, – диде министр.

Заявкалар кампаниясе 2020 елның 5 декабрендә старт алды һәм 2021 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Заявкаларны дөньяның бар иле кандидатлары да бирә ала. Казанда яшәүчеләр 14 яшьтән Уеннар волонтеры була ала, ә Россия төбәкләре яшәүчеләре һәм чит ил гражданнары – 18 яшьтән. Традиция буенча халыкара спорт проектларына волонтер булырга теләүче кандидатлардан инглиз телен белүләре һәм Уеннарда барлык үткәрү чорында катнашырга әзер булулары таләп ителә. Сайлап алынганнан соң, булачак волонтерлар мәҗбүри уку, шулай ук махсус әзерлек программасын үтәргә тиеш булачаклар.

Уеннарны үткәрү өчен 3000 волонтер ярдәме кирәк булачак. Волонтерлар командасына www.sokazan2022.com сайтында кушылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төрен ала: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү. 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашуы көтелә.

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора, һәм анда ил буенча спорт ярышларында катнашучы якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Бөтендөнья кышкы уеннарның төп максатларының берсе булып акыл үсешендә үзенчәлекләр булган катнашучылар санын 2025 елга 200 000 кешегә кадәр җиткерү тора.

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә. Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Twitter, Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте