Казанда узачак Махсус Олимпиаданың волонтерлар кампаниясенең яңадан башланачагы игълан ителде

Казанда узачак Махсус Олимпиаданың волонтерлар кампаниясенең яңадан башланачагы игълан ителде
Басылган датасы:

#МЫВМЕСТЕ халыкара гражданнар катнашы форумы кысаларында Казанда узачак 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының волонтерлар кампаниясе яңадан башланачагы турында игълан ителде. Форум коммерцияле булмаган сектор, социаль җаваплылык белән бәйле бизнес һәм медиаиндустрия лидерларын берләштерә. Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер “Тигезсезлек һәм аерымлыктан алып берләшүгә һәм интеграциягә кадәр: инклюзив җәмгыять үсешенең төп драйверлары” дип аталган сессиядә чыгыш ясады.

Тулаем алганда, Уеннарны үткәрү өчен 2200 волонтер кирәк булачак. Уеннарны 2023 елга күчерү белән бәйле рәвештә, волонтерларны сайлап алу туктатылды. Заявка кампаниясе вакытында 5875 кеше заявка бирде. Гадәттәгечә халыкара спорт волонтеры булырга дәгъва кылучы кандидатлардан инглиз телен белүләре һәм Уеннар узган бар дәвердә анда катнашу алу мөмкинлеге таләп ителә. Сайлап алынганнан соң, волонтерлар мәҗбүри уку, шул исәптән махсус әзерлек программасы үтә. Волонтерлар командасына Уеннарның рәсми сайтында кушылырга мөмкин.

Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер: “Волонтерлар командасының бер өлешенә акыл үзенчәлекләренә ия кешеләр дә әйләнә ала, алар өчен алар сайланып алырлык позицияләр исемлеге бар. Волонтерлык интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия кешеләргә киләчәктә, шул исәптән, эшкә урнашканда зур ярдәм була алыр дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә ирекле булышчылар эшчәнлеге аша синең коллективта эшләргә, аралашырга һәм хезмәт шартларына әзерме икәнеңне җиңел билгеләп була”.

Татьяна Баранова, Махсус Олимпиада атлеты: “Мин волонтерлар программасы янәдән эшләп китүенә шат. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә дуслар даирәсендә аралашу. Бергәләп без онытылмаслык хатирәләр тудырырбыз дип ышанам”.

“Тигезсезлек һәм аерымлыктан алып берләшүгә һәм интеграциягә кадәр: инклюзив җәмгыять үсешенең төп драйверлары” дип аталган сессия кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер, Россия Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Юлия Сачко, Россия һәм Белоруссиядә Coca-Cola компаниясенең тышкы элемтәләр, коммуникацияләр һәм тотрыклы үсеш директоры Елена Ковалева, шулай ук җәмгыять фондлары һәм бизнесның башка вәкилләре төп сораулар һәм гамәлдә белем алу, спорт белән шөгыльләнү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге күзлегеннән инклюзив җәмгыять үсешенең төп драйверлары турында фикер алыштылар. Спикерлар корпоратив һәм шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләрнең мотивацияләре, каршылыклар, нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм практик киңәшләр бирделәр.

Россия һәм Белоруссиядә Coca-Cola компаниясенең тышкы элемтәләр, коммуникацияләр һәм тотрыклы үсеш директоры Елена Ковалева: “Coca-Cola Россия Махсус Олимпиаданың күптәнге партнеры булып тора һәм күп еллар дәвамында Россиядә инклюзив җәмгыять үсешенә караган проектларны тормышка ашыра: инклюзив ярышларда ярдәм күрсәтә, партнерлары белән бергәлектә үсеш үзенчәлекләренә ия балалар һәм яшүсмерләр өчен алар шөгыльләнә алырлык спорт һәм уен мәйданчыклары булдыра, инклюзив эшкә урнаштыру өлкәсендәге инициативаларны гамәлгә ашыра. Һәм бездә Россия Махсус Олимпиадасы атлетларын эшкә урнаштыру буенча уңай тәҗрибә бар инде: без аларны үзебез оештыруда катнашкан зур спорт чаралары мәйданчыкларында проект командалары эшенә җәлеп итәбез. Мәсәлән, футбол буенча Европа чемпионаты UEFA EURO 2020™ вакытында Махсус Олимпиада атлетлары мерчендайзерлар булып эшләделәр. Без киләчәктә бу тәҗрибәне масштаблы итеп үстерергә ниятлибез һәм, шул исәптән, Махсус Олимпиаданың волонтерлар хәрәкәте катнашучылары белән дә бергә эшләргә шат булачакбыз”.

#МЫВМЕСТЕ форумы кысаларында “Coca-Cola Раштуа кәраванын” ачу тантанасы узды, ул быел Россия Махсус Олимпиадасы хәрәкәтенә теләктәшлек йөзеннән үтә. Декабрь дәвамында Кәраван виртуаль рәвештә Владивостокта старт алып һәм Мәскәүдә финиш ясап, онлайн режимда Россиянең 10 шәһәре буйлап “йөреп кайтачак”. Кәраванга теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен 3-28 декабрь чорында Кәраван кушымтасында җәяү йөрүдән алып спорт белән шөгыльләнүгә кадәр төрле физик активлыкны теркәргә кирәк: ул Кәраванны хәрәкәткә китерүче “тылсымлы энергиягә” әйләндереләчәк. Кәраван Мәскәүдә финиш ясаганнан соң, Coca-Cola Россия Махсус Олимпиадасының төбәкләрдәге үзәкләренә хәйрия взносы кертәчәк. Шулай итеп, илебездә инклюзив җәмгыять төзүдә берләштерүче мөһим адым ясалачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Казанда 2023 елның гыйнварында узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала. Ярышларда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган атлетлар һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Без спорт һәм белем бирү, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша барлык кешеләр өчен инклюзия яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең FacebookYouTubeInstagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүмат www.SpecialOlympics.org сайтында.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була/

Coca-Cola Россия

“Кока-Кола Софт Дринк Консалтинг” ҖЧҖ, “Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ һәм “Мултон” АҖ берләштерүче Coca-Cola Россия — югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләр җитештерүче лидерларның һәм Россия икътисадында иң зур инвесторларның берсе. Хәзерге вакытта Coca-Cola Россия системасы инвестицияләре 6 миллиард доллардан артып китә. Россиядә барлык эчемлекләрне җитештерү өчен 95% артык очракта Россиядәге тәэмин итүче компанияләр ингредиентлары һәм материаллары кулланыла.

Coca-Cola Россия 7000 якын югары квалификацияле хезмәткәрне эш урыннары белән тәэмин итә һәм чиктәш өлкәләрдә 60 000 артык өстәмә эш урыны булдыра.

Россия территориясендә линейка продукциясе үз эченә югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләрне ала: Coca-Cola, Coca-Cola Zero, Coca-Cola Cherry, Coca-Cola Vanilla, Coca-Cola Energy, Fanta, Sprite, Powerade, BonAqua, Smartwater, AdeZ, Schweppes, Innocent, “Добрый”, Rich, “Моя Семья”, “Добрый Pulpy”, Fuze Tea, BotanIQ.

Coca-Cola Россия социаль җаваплылык сәясәтен алып бара һәм Россия тормышының аерылгысыз бер өлеше булуы һәм илнең икътисади үсешендә актив катнашуы белән горурлана. Шулай ук компания күп еллар дәвамында инклюзив җәмгыять үсешенә ярдәм итә. The Coca-Cola Company Махсус Олимпиаданың рәсми партнер-нигез салучысы булып тора. Coca-Cola Россия ярдәмендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2023 елда беренче тапкыр илебездә, Казанда узачак. Шулай ук компания “Обнаженные сердца” фонды белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен инклюзив мәйданчыклар төзи, “Юнифайд лидерство” программасын гамәлгә ашыра, интелектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия кешеләрне оештыруда үзләре катнашкан зур спорт чараларында эшләүгә җәлеп итә һәм башка социаль инициативаларны тормышка ашыра.