Италия җыелмасы Казанда үтүче Европа чемпионатында дөнья рекорды куйды

Италия җыелмасы Казанда үтүче Европа чемпионатында дөнья рекорды куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда кыска суда йөзү буенча LEN Европа чемпионаты дәвам итә.

100 метр, баттерфляй, ир-атлар

Себастьян Шабо Казан суына инде Дөнья кубогы этабында ук ияләшкән иде һәм Су спорт төрләре сараенда уңышлы чыгышын дәвам итте. Ул көндәшен 0,1 секундка артка калдырып, 100 метр араны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә Европа чемпионы булды.

“Бүген мин берничә дистанциядә йөздем, һәм 50 метрның ярымфиналында йөз метрда баттерфляй белән үз рәхәтемә йөзәчәкмен дип уйлап куйдым. Финишта барысын да артта калдыруыма һәм алтын медаль яулавыма шатмын”, – диде Шабо.

“Бер көнгә ике медаль – яхшы нәтиҗә, мин моңа бик канәгать. Мин, ниһаять, 50 секундтан “йөзеп” чыга алдым, элегрәк моны эшли алмаган идем”, – дип ассызыклап үтте Микеле Ламберти.

  1. Себастьян Шабо, Венгрия – 49.68
  2. Микеле Ламберти, Италия – 49.79
  3. Якуб Майерски, Польша – 49.86

800 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

Күп тапкыр дөнья чемпионы булган Симона Куадарелла 800 метрны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә көмеш белән генә канәгатьләнде, чөнки бу ярышта Анастасия Кирпичниковага тиңнәр юк иде. Ул дистанциянең беренче метрларыннан ук алга чыкты һәм яңа шәхси рекорд куйды.

“Бар да мин планлаштырганча килеп чыкты, һәм мин җиңүем белән бик канәгать. Дөнья рекордына кадәр нибары 5 секунд кына. Нигә әле бу турында уйламаска”, – дип билгеләп узды Анастасия Кирпичникова.

“Бу минем Европа чемпионатларындагы беренче көмешем, мин карьерамдагы иң яхшы нәтиҗәмә якын вакытны күрсәттем. Бу минем өчен зур әһәмияткә ия”, – диде Симона Куадарелла.

  1. Анастасия Кирпичникова, Россия – 8:04.65
  2. Симона Куадарелла, Италия – 8:10.54
  3. Изабель Мари Гозе, Германия – 8:10.60

4х50 метр, комплекслы йөзү, ир-атлар эстафетасы

Чәршәмбе көнне Микеле Ламберти барыбер үз алтынын яулады. Ул 4х50 эстафетасында үзенең илле метрында Климент Колесников белән иңгә-иң көрәште, ә аның иптәшләре Николо Мартиненги, Марко Орси һәм Лоренцо Цаццери Россия җыелмасыннан өстен калып, җиңә алдылар. Шул ук вакытта Италия җыелмасы яңа дөнья рекорды да куеп өлгерде! Элеккеге рекордны Россия йөзүчеләре куйган иде һәм 2017 елның декабреннән бирле аны яңартучы булмады.

“Без бүген иртән дөнья рекорды куя алуыбыз турында шаярткан идек. Без моның хәлебездән килгәнен белдек. Барлык ярышлар да гаҗәеп иде. Дөнья рекорды – без хыялланган нәрсә”, – диде Николо Мартиненги.

“Бу минем өчен онытылмаслык көн иде, һәм ул тагы да яхшырак тәмамлана алмый иде. Дөнья рекорды – искиткеч нәрсә. Миндә гаҗәеп хис-тойгылар”, – дип белдерде Микеле Ламберти.

  1. Италия – 1:30.14
  2. Россия – 1:30.79
  3. Голландия – 1:32.16

Пәнҗешәмбе көнне Казанның Су спорт төрләре сараенда медальләр хатын-кызлар арасында 200 метрны араны аркада, 200 метрны баттерфляй, 100 метрны комплекслы йөзүдә, шулай ук ир-атлар арасында 50 һәм 1500 метрны ирекле стиль белән һәм 100 метрны брасс белән йөзүдә уйнатылачак. Шулай ук 4х50 метр араны комплекслы йөзү белән эстафета узачак.