Казан яңадан синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

Казан яңадан синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

25-27 ноябрь көннәрендә Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты үтәчәк, ул үзенә илнең 14 төбәгеннән 350 спортчы җыячак. Алар 231 медаль комплекты уйнатачаклар.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе оештыра.

Исегезгә төшерәбез, Казан милли турнирны үз мәйданчыгында инде бишенче тапкыр кабул итә – моңа кадәр Россия чемпионаты Су спорт төрләре сараенда 2013, 2014, 2018 һәм 2019 елларда үткән иде.

Спорт казанышларына бәйсез рәвештә, ярышларда барлык катнашучыларга да катнашырга рөхсәт ителә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте