Казанда II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) старт алды

Казанда II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) старт алды
Төркем:СпортУрам уеннары
Басылган датасы:

Казанның “УРАМ” экстрим-паркында II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) башланды. 10-11 июль көннәрендә катнашучылар 6 спорт төре буенча 63 медаль комплекты уйнатачак.

Ачылу тантанасы башында Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Физик культура һәм массакүләм спорт департаменты директоры урынбасары Ирина Прасканова катнашучыларга РФ спорт министры Олег Матыцинның сәламен тапшырды.

“Хөрмәтле дуслар, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) катнашучыларын, оештыручыларын һәм кунакларын сәламлим. Халыкны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру – дәүләтебез алдына куелган беренчел бурычларның берсе. “Спорт – норма жизни” федераль проекты нәкъ менә шушы максатларга юнәлдерелгән дә инде. II Бөтенроссия урам уеннарын (URBAN GAMES) үткәрү спортның мавыктыргыч ярыш төрләре үсешенә, талантлы яшьләрне сәламәт хәрәкәт активлыкларына җәлеп итүгә булышлык күрсәтәчәк.

Әлеге ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылачагына һәм дуслык мохите белән истә калачагына иманым камил, чөнки болар – Татарстан Республикасының төрле ярышлар үткәргәндә күрсәтә торган алыштыргысыз сыйфатлары. II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) катнашучыларына искиткеч эмоцияләр, озак истә калырлык кичерешләр һәм лаеклы җиңүләр телим”.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Казанның мондый спорт бәйрәмен кабул итүенә бик шат булуын билгеләп узды.

“Без “УРАМ” паркы, ягъни Татарстан Республикасы яшьләре тарафыннан уйлап табылган, төзелгән, ә хәзер идарә ителә торган урын турында зур горурлык белән сөйлибез. Алардан башка бу парк булмас иде. Без Казанда II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) узуына чын күңелдән шат! Бу катлаулы вакытта безнең инициативабызны хуплаганнары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыкларындагы дусларыбызга, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Иң көчлесе җиңсен, ләкин без мондый спорт бәйрәменә бик шат!”

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев Бөтенроссия урам уеннарын (URBAN GAMES) Казанда үткәрү традициясе дәвам итәчәгенә өмет белдерде.

“Биредә яшәүчеләр спорт белән шөгыльләнсеннәр өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күп нәрсә эшләнелә. Әлеге Уеннарны Казанда үткәрү аның илнең спорт төбәге булуы турында сөйли. Алга, бары тик алга!”

Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова тиздән Токиода узачак Олимпиадада Россия данын яклаячак велосипедчы Ирек Ризаевка уңышлар теләде.

“Берничә ел элек брейк-данс, скейтбординг яки 3х3кә баскетбол Олимпия спорт төрләрен кысрыклап чыгарачак дигән фикер азлар башына гына килә ала иде. Ләкин бу яшьләр теләге, һәм нәкъ менә ул Олимпия программасын формалаштыра да инде. Токиода мин Ирек Ризаев өчен җан атачакмын, ул Татарстан һәм Россия өчен медаль яулар дип уйлыйм. Спорт белән шөгыльләнүегез өчен барыгызга да рәхмәт. Яхшы кичерешләр телим!”

Шулай ук сәламләү сүзе белән “Локомотив” Россия физкультура җәмгыяте генераль директоры урынбасары Алексей Хомяков та чыгыш ясады.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте