БРИКС илләре уеннары: бишенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: бишенче ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

17 июнь көнне Су спорт төрләре сараенда БРИКС Уеннарының тагы 3 медаль комплекты уйнатылды.

Хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү ярышларында Россия, Бразилия, Венесуэла һәм Беларусь спортчылары катнашты. Алтын медальне Россия вәкиле Елизавета Кузина (333,75 балл) яулады, көмеш аның милләттәше Кристина Ильиныхта (330,45), бронза Александра Альшаникта (Беларусь Республикасы) (250,50).

«Беренче сикерүем бөтенләй килеп чыкмады, һәм, миңа калса, мин шул сикерүдән соң ничектер коелып төштем, ә миңа, киресенчә, үземне кулга алырга булган. Һәркем үзен ярышларга мораль яктан үзенчә әзерли, кайчак миңа көндәшләремнең финалда ничек сикерүләре дә кызык хәтта. Кул да чаба алам, бу миңа берни тормый. Миңа калса, өченче, дүртенче сикерүдә мин үземне кулга алдым, ә бишенчесендә инде үземнең нәрсә белгәнемне күрсәттем. Миңа шулай көч биреп торулары күңелемә бик хуш килде, миңа калса, без ниндидер мини-тарихка кердек», – дип уртаклашты Елизавета Кузина үзенең кичерешләре белән өч метрлы трамплинда җиңгәннән соң.

Соңрак ун метрлы каланчага ир-атлар күтәрелде. Алтын һәм көмешне Россия вәкилләре – Александр Бондарь (533,75 балла) белән Никита Шлейхер (518,50) яулады, бронза Венесуэла вәкиле Хесус Гонсалеста (428,30).

Каланчадан катнаш дуэтлар сикерү ярышларында да җиңүне Уеннарның хуҗалары яулады. Россиягә алтын медальләрне 347,97 балл җыйган Руслан Терновой белән Юлия Тимошинина китерде.

Сишәмбе көнне БРИКС Уеннарындагы суга сикерү ярышларының соңгы көне узачак. 4 медаль комплекты ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә уйнатылачак.

Баскет-холлда баскетбол ике төр ярышы турнирының ярымфиналистлары билгеле булды. Әлеге төр ярышта уенчылар башта спорт симуляторында уйный, ә аннары чын мәйданчыкта очраша.

Россия җыелмасы топ-дүртлеккә беренче урыннан чыкты: ул төркем этабының соңгы матчында 30:28 исәбе белән Беларусь командасын җиңде. Цифрлы этаптан соң 3 баллга калышса да, турнир хуҗалары үзләрен кулга алып, җиңә алдылар.

Ярымфиналда Россия баскетболчылары Үзбәкстан белән очрашачак, ә Беларусь исә А төркеменең лидеры булган Бразилия белән көрәшәчәк. Хәлиткеч матчлар сишәмбе узачак.

Казанның теннис академиясендә плей-офф стадиясе матчлары старт алды. Ир-ат командалары ярышларында ярымфинал очрашулары узды. Россия җыелмасы 2:0 исәбе белән Һиндстанны отты: Илья Симакин Каран Сингхны (7:6, 1:6, 6:0), ә Данила Панарин Чираг Духанны (6:1, 6:2) җиңде. Беларусь та Үзбәкстан белән уенда бернинди кыенлык кичермичә, аны 2:0 исәбе белән бирелдерде. Хәзер җиңгән командалар финалда очрашачак, финал 19 июнь көнне Казанның теннис академиясендә узачак.

«Ике сетны да начар башладым. Беренче сетта җиңә алдым, икенчесендә исә юк. Бәлки, артык эссегәдер, бәлки, арыгангадыр. Өченче сетка мин бөтенләй башка уенчы булып чыктым, яхшы башладым, иң мөһиме – җиңдем. Бүгенге һава торышы алдагы көннәргә караганда яхшырак. Күләгә, кояш өченче сетка гына чыкты, миңа ошады. Һиндстаннан килгән көндәшем яхшы уйный, ул дөнья рейтингында 600 нче урында. Миңа калса, ул күбрәк хардта түгел, ә грунтта уйный, шуңа бүген тупны әллә ничә тапкыр кыска арадан җибәрде. Ул шундый план коргандыр дип уйлыйм, берничә тапкырны санамаганда, аның килеп чыкты дияргә була. Атмосфера бик әйбәт, миңа һәм безнең командага көч биреп торган һәм көч биреп торачак һәркемгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да бик зур рәхмәт!» – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Илья Симакин БРИКС Уеннарының финалына чыкканнан соң.

Хатын-кызларның командалы ярышларында плей-офф матчлары ¼ финал стадиясеннән башланды. Сербия Республикасы Иран командасын җиңде – 2:1, ә Һиндстан Үзбәкстаннан көчлерәк булып чыкты – 2:0.

Инде иртәгә, 18 июньдә, ярымфиналларда аларга үз төркемнәрендә беренче урынны яулаган һәм 1/2 финалга турыдан-туры юллама алган Россия белән Беларусь командалары кушылачак.

Спорт көрәшенең беренче көнендә ир-атлар арасында беренчел һәм ярымфинал ярышлар узды. Финалга түбәндәге спортчылар чыкты:

Рәмиз Гамзатов (Россия) — Нодирбек Жуманазаров (Үзбәкстан), 57 килограммга кадәрге авырлык категориясе

Бәшир Магомедов (Россия) — Сардар Рузимов (Үзбәкстан), 61 кг кадәр

Абасгаджи Магомедов (Россия) — Мурад Хагвердиев (Азәрбәйҗан), 65 кг кадәр

Курбан Шираев (Россия) — Бегиджон Кулдашев (Үзбәкстан), 70 кг кадәр

Мурат Джакупов (Казахстан) — Анзор Закуев (Россия), 74 кг кадәр

Орхан Аббасов (Азәрбәйҗан) — Магомед Магомаев (Россия), 79 кг кадәр

Бабур Исламов (Үзбәкстан) — Мәлик Шаваев (Россия), 86 кг кадәр

Нуркали Нуркайпулы (Казахстан) — Гаджимурад Магомедсаидов (Азәрбәйҗан), 97 кг кадәр

Шамил Мусаев (Россия) — Азамат Зассеев (Көньяк Осетия), 125 кг кадәр.

92 килограммга кадәрге авырлык категориясе турнирында Шамил Зөбәеров (Азәрбәйҗан), Ярослав Ядковский (Беларусь), Алан Багаев (Россия) һәм Исламбек Ильясов (Казахстан) катнаша. Аларга берәр көрәш кенә уздырасы калды. Әлеге алышлар да, калган авырлык категорияләренең финаллары кебек, 18 июнь көнне «Ак Барс» көрәш сараенда узачак.