“Казандагы Дөнья кубогы этабы – Абу-Дабидагы дөнья чемпионатына яхшы әзерлек”

“Казандагы Дөнья кубогы этабы – Абу-Дабидагы дөнья чемпионатына яхшы әзерлек”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогы лидерлары Казан этабының беренче көнендә үз дәрәҗәләрен исбатладылар.

400 метр, ирекле стиль

Дөнья кубогы гомуми зачеты лидерларының берсе булган 18 яшьлек Мэттью Сейтс 400 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулап, үз исәбенә тагы берничә балл өстәде. Аның Россиягә беренче килүе, һәм Көньяк Африка Республикасы вәкиле аны Казанда ничек каршы алулары белән канәгать.

“Расписание хәзер җиңел түгел, ләкин җиңүем белән канәгатьмен. Мин Россиядә беренче тапкыр, монда булуыма шатмын. Казанда бераз салкынчарак, ләкин мондагы кешеләр бик әйбәт, бу миңа бик ошый”, – диде чемпион.

1. Мэттью Сэйтс, КАР – 3:38.28

2. Данас Рапшис, Литва – 3:38.81

3. Даниил Шаталов, Россия – 3:39.54

200 метр, аркада йөзү

Әлеге ярышта чемпион булып калган һәм бронза медаль яулаган спортчыларны секундның бер өлеше генә аера. Җиңүне озак вакыт өченче булып барган Алексей Ткачев яулады.

“Бу – минем иң яхшы нәтиҗәм, ләкин тагы да тизрәк йөзәсем килгән иде. Юлның беренче яртысында кыенгарак туры килде. Тренер канәгать калгандыр дип уйлыйм. Дөнья кубогы этабы – алдагы ярышларга яхшы әзерлек”, – диде Ткачев.

1. Алексей Ткачев, Россия – 1:51.34

2. Яков Тумаркин, Израиль – 1:51.55

3. Григорий Тарасевич, Россия – 1:51.93

100 метр, баттерфляй

Йөз метр араны баттерфляй белән йөзүдә җиңүне Олимпия чемпионы Том Шилдс яулады. Элегрәк ул бу дистанциядә Берлин, Будапешт һәм Дохада узган Дөнья кубогы этапларында да җиңү яулаган иде.

“Мин канәгать. Җиңүе күңелле булды. Максатым – Дөнья кубогында җиңү, барлык катнашучылар да шул турыда уйлый. Ләкин йөзә башлагач, син бу турыда онытасың. Миңа Казан бик ошый. Монда рәхәт”, – дип билгеләп узды АКШ спортчысы.

1. Том Шилдс, АКШ – 49.20

2. Себастьян Шабо, Венгрия – 50.07

3. Павел Самусенко, Россия – 50.33

100 метр, брасс

Бу дистанциядә җиңгәннән соң, Арно Камминга Дөнья кубогы гомуми зачетында үз лидерлыгын тагы да ныгытты, Казанда әле аны тагы берничә ярыш көтә.

“Бу – минем иң яхшы нәтиҗәм, һәм мин этапны шулай яхшы башлап җибәрүемә шатмын. Казандагы су бик “тиз”. Бу Абу-Дабидагы дөнья чемпионатына яхшы әзерлек”, – диде Камминга.

1. Арно Камминга, Нидерланд – 55.82

2. Фабиан Швингеншлегель, Германия – 56.16

3. Антон Чупков, Россия – 57.30

50 метр, ирекле стиль

50 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә җиңүне бу сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәткән Владимир Морозовтан Австралия спортчысы Кайл Чалмарес тартып алды.

“Җиңүемә бик шатмын, мин узган атнага караганда тизрәк йөздем. Мин монда икенче тапкыр, беренче тапкыр алты ел элек килгән идем. Татар халык ризыкларын татып карадым, алар бик тәмле. Трибуналарда тамашачылар булмауга инде күнектем, чөнки без инде ике ел шундый шартларда чыгыш ясыйбыз, ләкин аренада көч биреп торучылар булганда чыгыш ясавы күңелле”, – дип билгеләп узды Австралия вәкиле.

1. Кайл Чалмерс, Австралия – 20.68

2. Владимир Морозов, Россия – 20.81

3. Йессе Путс, Нидерланд – 21.08

100 метр, комплекслы йөзү

Япония йөзүчесе Дайя Сэто Климент Колесниковны артта калдырып, үз карьерасындагы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Моннан тыш, бу – аның иленең бу дистанциядәге рекорды да.

“Җиңүем белән канәгатьмен. Мин бер атна элек Дохадагыга караганда яхшырак йөздем. Үз илемнең рекордын куйдым”, – дип билгеләп узды Япония спортчысы.

1. Дайя Сэто, Япония – 51.29

2. Климент Колесников, Россия – 51.31

3. Мэттью Сэйтс, КАР – 51.96

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте