Дмитрий Шевченко: “Кытай кызы Юэ Дериглазованың барлык алымнарын да җентекләп өйрәнгән”

Дмитрий Шевченко: “Кытай кызы Юэ Дериглазованың барлык алымнарын да җентекләп өйрәнгән”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Рапира белән фехтование буенча Россиянең хатын-кызлар җыелмасы баш тренеры Дмитрий Шевченко Дөнья кубогы этабының шәхси беренчелегенә нәтиҗә ясады.

– Дмитрий, спортчыларның шәхси беренчелектә чыгышларын ничек бәялисез?

– Россия җыелмасына кандидатлар Инна Дериглазова һәм Аделина Заһидуллина әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр. Алар иң көчлеләр сигезлегенә эләктеләр, Аделина бронза яулады. Марта Мартьянова матур фехтование күрсәтте һәм топ-16 керде. Әлеге кызлар бик яхшы формада, һәм алар осталыкларының югары дәрәҗәдә булуын расладылар. Аделя Абдрахманова үз осталыгын күрсәтте, әмма ул травмадан соң форма җыя башлады гына. Бу аның тернәкләнүдән соң беренче ярышы. Бу кызларга дәгъва юк. Гомумән, башкаларга да юк, әмма сораулар бар. Моның өстендә эшләячәкбез. Олимпиадага кадәр әле безнең өч турнир һәм Россия чемпионаты бар. Әзерлекне команда Олимпиадага көндәшлеккә сәләтле булырлык итеп ясарга тырышачакбыз.

– Кытай спортчысы Ши Юэ белән көрәштә Дериглазова һәм Заһидуллинаның нәрсә килеп чыкмады?

– Кытай кызы – тәҗрибәле спортчы. Каһирәдә узган Дөнья кубогы этабында ул икенче иде, һәм финалга чыгу хокукын алу көрәшендә ул Ди Францисканы отты. Аның осталыгы югары дәрәҗәдә, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Рапира белән көрәшүче хатын-кызлар арасында конкуренция дәрәҗәсе чагыштырмача югары, спортчылар конкрет көндәшкә каршы әзерләнә. Инна Дериглазова – дөнья фехтованиесе лидеры. Аңа каршы көрәшкә аеруча җентекләп әзерләнәләр. Минемчә, искитәрлек берни дә булмады. Кытай кызы Иннаның барлык яхшы алымнарын өйрәнде һәм аларга каршы тора алды.

– Казан кабат фехтование буенча зур ярышлар кабул итә. Оештыру дәрәҗәсен ничек бәялисез?

– Казанда фехтование буенча ярышлар узганы бар иде инде, шул исәптән дөнья чемпионаты да. Казан рәхәтләнеп үзендә Дөнья кубогы этабын кабул итәргә ризалашты. Барысы да югары дәрәҗәдә уза. Оештыру ягы да, логистика да, калган нәрсәләр дә. Барысы да канәгать.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте