Анна Чернышева 200 метрны комплекслы стиль белән йөзүдә Россиянең яңа яшүсмерләр рекордын куйды

Анна Чернышева 200 метрны комплекслы стиль белән йөзүдә Россиянең яңа яшүсмерләр рекордын куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда яшүсмерләр арасында яңа Россия рекорды куелды. Аңа 200 метрлы дистанцияне комплекслы стиль белән 2:14.15 вакыт эчендә йөзеп үткән Мәскәү өлкәсе спортчысы Анна Чернышева иреште.

Элеккеге рекорд – 2:14.38 – 2018 елда Хельсинкида теркәлгән иде, аны Анастасия Сорокина куйды.

“Мин үземнең ничек йөзеп үтүем белән бик канәгать, төп максатым – җиңү һәм үземнең иң яхшы вакытым буенча йөзеп үтү – үтәлде”, – дип сөйләде Анна Чернышева. Спортчы сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе аркасында килеп чыккан озын-озак тәнәфестән соң җиңел булмаган: “Хәзер үземне ярыйсы хис итәм, башта авыррак иде – форма бераз югалган иде, буыннар, буй үсеп китте. Яңадан йөзәргә өйрәндек”.

Икенче урынны Пенза өлкәсеннән килгән Ирина Кривоногова (2:14.87) алды. “Бронза” Воронеж өлкәсе вәкиле Александра Цветковскаяда (2:15.36).

Ярыш көне 4 x 200 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә ир-атлар эстафетасы белән тәмамланды. Иң яхшы нәтиҗәне – 7:08.36 – Мәскәү спортчылары күрсәтте. Көмеш медальләрне Санкт-Петербург йөзүчеләре (7:12.05) яулады. “Бронза” Татарстан командасында (7:23.14).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте