Александр Кудашев 200 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә “алтын” алды

Александр Кудашев 200 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә “алтын” алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Самара өлкәсеннән килгән Александр Кудашев 200 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә Россия чемпионы булды, аның нәтиҗәсе – 1:55.68.

“Минем тактикам болайрак иде – 150 м калганнар белән бергәрәк йөзәргә, ә соңгы илле метрда алга китәргә. Шулай килеп чыкты да, – дип сөйләде Александр Кудашев фиништан соң. – Тизрәк йөзәсем килгән иде, 1:54 булыр дип уйлаган идем, ләкин начар борылышлар, бик яхшы булмаган “чыгулар” ясадым. Стартлар бик озак булмады, февральдән диярлек, һәм хәзер көчләр дистанцияләрдә башкачарак бүленә. Хәзер февральдәге кебек йөзмибез – болар барысы да шул вак хаталарга китерә. Тулаем алганда, үз чыгышымны дүртлегә бәялим”.

Липецк өлкәсе спортчысы Вадим Клименищев көмеш медаль яулады. Дистанцияне 1:56.50 вакыт эчендә үтеп, ул яшүсмерләр арасында яңа Россия рекорды куйды. Моңа кадәрге рекордка (1:56.81) Егор Павлов ирешкән иде һәм ул былтыр апрель аенда теркәлде.

Өченче урынны Санкт-Петербург йөзүчесе Александр Прибыток (1:56.94) алды.

50 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә Россия чемпионы булып Мәскәү вәкиле Кирилл Стрельников (27.14) калды. “Көмеш” Калуга өлкәсеннән килгән Андрей Николаевта (27.50). Өченче урында исә Ростов өлкәсе спортчысы Илья Хоменко (27.57).

Хатын-кызлар арасында 200 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Хант-Манси – Югра автономияле өлкәсен тәкъдим итүче Анастасия Гуженкова (1:57.75) җиңү яулады. Икенче урында Свердловск өлкәсе кызы Валерия Саламатина (1:57.98), өченче урында Санкт-Петербург вәкиле Александра Быкова (1:59.25).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте