Суга сикерү буенча Россия чемпионаты

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты
Дата:

28 май – 2 июнь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгат Хәким урамы, 70) суга сикерү буенча Россия чемпионаты 2021 узды. Анда илебезнең 13 төбәгеннән 103 спортчы катнашты.

Чемпионат турында

Казанның мондый ярышларны кабул иткәне бар иде инде: юниорлар арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге (2013, 2014) һәм суга сикерү буенча Россия чемпионаты (2014, 2015, 2017, 2019).

Ярышлар программасы үз эченә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан индивидуаль, синхрон, катнаш-синхрон, шулай ук парлы (FINA программасы буенча) сикерүләрне, шулай ук төркемле ярышларны ала.

Чемпионатның максаты – илебездә суга сикерү спортын үстерү һәм популярлаштыру, халыкара стартларда, шулай ук Олимпия уеннарында катнашу өчен Россия җыелмасы составын формалаштыру һәм әзерләү.

Ярышларның нәтиҗәләре

Ярышларның тулырак нәтиҗәләрен Россия суга сикерү федерациясенең рәсми Telegram каналыннан табарга мөмкин.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 357.85 KB Ярышлар программасы