Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт алды

Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанның Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты башланды. Чемпионатта Россиянең 14 төбәгеннән 150гә якын спортчы катнаша.

Ярышлар программасы үз эченә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан индивидуаль, синхрон, катнаш-синхрон, шулай ук парлы (FINA программасы буенча) сикерүләрне, команда ярышларын ала. Суга сикерү буенча Россия чемпионаты Токиода узачак Олимпиадага баручы суга сикерү буенча Россия җыелма командасы составларын формалаштыру өчен сайлап алу туры булып тора.

“Ярышларның төп максаты – Олимпия уеннарына спортчылар сайлау. Төп максатыбыз шул. Хәзер спортчылар яхшы формада булырга тиешләр. Алай да аңлыйм, күбесе арган, чөнки алар күптән түгел генә Европа чемпионатыннан кайттылар. Бу катлаулы ярышлар иде, ләкин спортчылар аларны лаеклы рәвештә үттеләр. Хәл алыр өчен аларга бер атна бирелгән иде, формаларын югалтмаган булырга тиешләр. Яхшы, матур сикерүләр күрербез дип уйлыйм. Олимпия уеннарына сайланып алу турына килгәндә, бездә программаның индивидуаль төрләрендә ике лицензия, тагы икесе – ир-атлар арасында программаның синхрон төрләрендә: өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан сикерүдә. Шуңа һәрбер урынга 5-6 кеше дәгъва кылырга мөмкин. Олимпия уеннарына эләгү өчен лаеклы рәвештә көрәшәчәк спортчыларыбыз күп дип ышанасым килә”, — дип, билгеләп үтте суга сикерү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Светлана Моисеева.

“Без Россиянең суга сикерүчеләр элитасын Казанда сәламләргә шатбыз. Безнең өчен Россия дәрәҗәсендәге барлык ярышлар һәм дөнья кубоклары, асылда, тест турнирлар булып торалар, чөнки без Европа һәм дөнья чемпионатларына әзерләнәбез. Казанда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли, ә аерым алганда, әлеге Россия чемпионатының уникальлеге – аның халыкара булуында: анда FINA үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә катнаша. Суга сикерү – бик матур спорт төре, һәм мин ССТС диварлары спортчыларга алар сәләтле булган барысын да күрсәтергә ярдәм итәрләр дип ышанам”, — диде Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

Чемпионатка билетлар kassir.ru сайтында һәм Казандагы Kassir.ru кассаларында сатыла (26 май – 2 июнь көннәрендә касса Су спорт төрләре сараеның үзендә эшләячәк). Билетлар бәясе: иртәнге сессиянеке – 150, кичкесе – 250 сум.

6 яшькә кадәрге (шул яшьне дә кертеп) балалар һәм халыкның льготалы төркемнәре (1,2,3 төркем инвалидлар, БВС һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, тыл хезмәтчәннәре) чарага бушлай керә. Льготалы билет сатып алганда үзең белән бирелгән льготаны раслаучы документ (туу турында таныклык/пенсия таныклыгы һ.б.) булырга тиеш. Ташламалар ярышларны үткәрү объекты кассасында билетлар сатып алганда гамәлдә булачак.

Игътибар!

— Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектка битлек белән генә керергә ярый, чара барган вакытта да шулай ук битлек киеп йөрергә кирәк.

— Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорый, бу кешеләр бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагыла.

— Объектка кергәндә температураны тикшерәчәкләр.

— Расписаниегә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Сессия башланган вакытка килү сорала.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте