2017 елның 23-27 нче август көннәрендә Казанда Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар арасында Европа беренчелеге узды. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгать Хәким ур., 70) керү юлының уң ягында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең ярышлар өчен каралган 5 кортында үтте.
Беренчелектә Европаның 33 иленнән 128ләп иң яхшы пляж волейболчылары катнашты. Европа чемпионы титулына үз яшь төркемнәрендә 32 егетләр һәм 32 кызлар командалары көрәште. Ярышларга 28 милли һәм 16 халыкара судья бәя бирде.