Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе ТР Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе ТР Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Басылган датасы:

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО “Kazan volunteers” халыкара вакыйга хәрәкәтенә саллы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын алды. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың волонтер оешмалары активистларының Халыкара волонтер көнен бәйрәм итү уңаеннан узган очрашу барышында үтте.

Очрашуга медик волонтерлар, Җиңү волонтерлары, мәдәният волонтерлары, эколог волонтерлар, турист волонтерлар, көмеш волонтерлар, “Молодежка ОНФ” хәрәкәте, “Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды, “Kazan volunteers” вакыйга хәрәкәте вәкилләре, “Молоды душой” бөтенроссия конкурсы һәм “Игелекле эшләр төбәге” дип аталган ирекле ярдәмчеләр инициативалары бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда гомуми катнашучылар саны 62,9 мең булган 1247 волонтер оешмасы эшли. “Актив тормыш позициясенә ия булучылар һәм үз иленә, үз республикасына, үз шәһәренә файдалы булырга теләүчеләр көн саен тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын табалар”, – диде ул.

ТР Президенты ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтенең республикада һәрвакыт булуын билгеләп үтте. Ләкин 2013 елгы Универсиадага әзерләнгәндә бу системаны тәртипкә салырга һәм күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин булды. “Сез безнең һәм барлык татарстанлылар өчен үрнәк. Үзегезнең борчу-мәшәкатьләрегезгә карамастан, сез һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышырга әзер. Без дә үз чиратыбызда сезгә алга таба бар нәрсәдә дә теләктәшлек күрсәтәчәкбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов волонтерларга Россия Федерациясе Президентының истәлекле медальләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте