АЛЕКСЕЙ ВЛАСЕНКО: “БЕЗ ИНДЕ ТӨП СТАРТКА – 2021 ЕЛДА ТОКИОДА УЗАЧАК ОЛИМПИАДАГА НЫКЛАП ӘЗЕРЛӘНӘ БАШЛАДЫК”

АЛЕКСЕЙ ВЛАСЕНКО: “БЕЗ ИНДЕ ТӨП СТАРТКА – 2021 ЕЛДА ТОКИОДА УЗАЧАК ОЛИМПИАДАГА НЫКЛАП ӘЗЕРЛӘНӘ БАШЛАДЫК”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

25-27 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сарае синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Турнир Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үтәчәк. Быел ул илнең 14 төбәгеннән 350 спортчыны җыячак. Ярышлар трансляциясен Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә карап булачак.

Чемпионат алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә LEN бюросы әгъзасы, FINA техник комитеты әгъзасы, Россиянең синхрон йөзү федерациясе президенты Алексей Власенко, ТР спорт министры Владимир Леонов, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелмасының баш тренеры һәм куючысы Гана Максимова (микст-дуэтлар) һәм спортчылар алдагы ярышлар хакында сөйләштеләр.

Алексей Власенко Казанның су спорт төрләре башкаласы итеп хокуклы рәвештә саналуын билгеләп үтте. “Дөньяда булган катлаулы хәлләргә карамастан, Казан барысыннан да алда, ул су спорт төрләре башкаласы. Россия чемпионатының катлаулы пандемия чорында безне һәрвакыт кунакчыл каршы алучы Су спорт төрләре сарае бассейнында үтүе очраклы түгел”, – диде илнең синхрон йөзү буенча федерациясе президенты. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта ярышларны оештыру һәм үткәрү буенча Казан – беренче номер. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка су спорт төрләре үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Дөньяда булган катлаулы вәзгыятькә карамастан, киләсе елның төп стартына әзерлек инде бара, дип хәбәр итте ул. “Без инде төп стартка – 2021 елда Токиода узачак Олимпиадага ныклап әзерләнә башладык”, – дип билгеләп үтте А.Власенко.

Татарстанның спорт министры сүзләренә караганда, федерация белән хезмәттәшлек республика өчен бик мөһим, шуңа күрә хәтта мондый катлаулы чорда да биредә чаралар уздырыла. Владимир Леонов Су спорт төрләре сараеның күптән түгел берничә турнир – йөзү буенча Россия чемпионаты, суга сикерү буенча ТР Президенты кубогы үтүен искә алды. Былтыр Татарстан башкаласы беренче тапкыр синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабын кабул итте, һәм ул, FINA фикере буенча 10 стартның иң яхшысы итеп танылды. Министр шулай ук киләсе елда республика башкаласында FINA эгидасы астында ярышлар үткәрү һәм Казанда дөньяның иң яхшы спортчыларын җыю планнары турында сөйләде.

Спортчыларның инде иртәгә старт алачак ил чемпионатына әзерлеге турында Россиянең синхрон йөзү буенча җыелмасының баш тренеры һәм куючысы Гана Максимова (микст-дуэтлар) сөйләде. Ул спортчыларның соңгы старты бер елдан артык вакыт элек булуын билгеләп үтте. “Ел буенча чын стартлар булмаганда психологик яктан авыр. Психологик көчәнешнең ел дәвамында булуы мөһим, ә ул булмады. Без алга бернинди максатлар куймыйча гына әзерләндек, ориентирларыбыз нинди икәнен аңламый идек. Мондый шартларда әзерлекне оештыруы авыр, – дип белдерде Гана Максимова. – Шулай да бирегә дуэтларның тулырак составы белән килә алдык”.

Тренер чемпионатта микс-дуэтта яңа өметле спортчы – Олеся Платонова чыгыш ясаячагын сөйләде. “Бу стартта без тәҗрибә ясап караячакбыз һәм техник программаны ике тапкыр кабатлаячакбыз”, – дип билгеләп үтте Гана Максимова. Шулай итеп, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Майя Гурбанбердиева дүрт тапкыр Европа һәм Россия чемпионы Александр Мальцев белән катнаш дуэтта конкурс программасыннан тыш чыгыш ясаячак. “Олесяны ил стартының төп ярышында чирканчык алдырырга булдык”, – дип өстәде тренер.

Александр Мальцев Россия чемпионатына зур дәрт белән килүен ассызыклап үтте. “Безнең өчен чыгыш ясау, техник һәм артистлык осталыгыбызны чарлау гына түгел, ә безнең спорт төренә күбрәк малай килсен өчен микст-дуэтларны популярлаштыру мөһим. Бу мәсьәләдә Татарстанда хәлләр яхшы, егетләр килә, өметле дуэтлар бар. Дуэтыбыз моңа өлеш кертер дип өметләнәбез”, – дип билгеләп узды Александр Мальцев.

Майя Гурбанбердиева былтыргы дөнья чемпионатыннан соң операция кичерүе, шуның аркасында ел буе күнекмәләр ясамавы турында сөйләде. “Беренче стартның Казанда узачагына шатмын, – дип белдерде ул. – Без бу шәһәрне яратабыз, ул матур гына түгел, кунакчыл да”.

Шулай ук матбугат конференциясе барышында Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Дмитрий Юрков синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның туган шәһәре Архангельскта заманча өсте ябык бассейн төзү тәкъдиме белән чыктылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” матбугат хезмәте