Zip Rock һәм Toquinha – БРИКС уеннарының брейкинг буенча чемпионнары

Zip Rock һәм Toquinha – БРИКС уеннарының брейкинг буенча чемпионнары
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Мәскәүнең «Динамо» спорт академиясендә БРИКС уеннарының брейкинг буенча беренче медальләре уйнатылды. Ярышларда Африка, Азия, Төньяк һәм Көньяк Америка, һәм Европаның 29 иленнән килгән спортчылар катнашты.

Ир-атлар арасында җиңүне Казанның Action Man командасы әгъзасы – би-бой Zip Rock, Назыйм Минекаев җиңде. Икенче урынны Италия биючесе Jet leg, ә бронзаны тагы бер Россия биючесе Grom алды.

«Теләктәшлек күрсәтүләре, көч биреп торулары бик мөһим, халыкара баттллар күптән булмады. Кире кайтуыма һәм шулай җиңүемә бик шатмын. Мин әлеге төр белән шөгыльләнә генә башлаганда, аңа күбрәк спортка түгел, ә сәнгатькә караган кебек карыйлар иде. Ләкин монда спорт та кергән, брейкинг та үз урынын алып тора. Минем образга килсәк, моны спорт сәнгате дип атап була. Бу минем чыгышларымда танцпол буйлап шууның һәрчак күп булуы белән бәйле», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән БРИКС илләре уеннарында брейкингның «B-Boys» дисциплинасында җиңү яулаган Zip Rock.

Хатын-кызлар арасында алтын медальне ике ярыш көне нәтҗәләре буенча Бразилия данын яклаучы Toquinha яулады. Көмеш һәм бронза медальләргә ике Россия спортчысы – Tata белән Ника лаек булды.

«Миндә искиткеч хис-кичерешләр. Гомеремдә беренче тапкыр Россиядә булуыма һәм монда җиңүемә бик шатмын. Мин өемә, Бразилиягә БРИКС уеннары җиңүчесе медале алып кайтачакмын! Бу минем әти-әнием, минем гаиләм, минем дусларым һәм минем илем өчен! Мин бик бәхетле», – диде «B-Girls» дисциплинасында җиңгән Бразилия кызы Toquinha.

4х4 форматындагы командалы ярышларда, зур финалда Россия командасы Казахстанны җиңде – 6:2. Бронза медальләр финалда Бразилия биючеләреннән көчлерәк булып чыккан Япония командасында.

БРИКС илләре уеннарының соңгы көнендә, 24 июньдә, «Динамо» спорт академиясендә акробатик рок-н-роллда 4 медаль комплекты уйнатачаклар. Ярышлар «М-класс-микст» һәм «В-класс-микст» (катнаш дуэт) дисциплиналарында узачак.

«М-класс-микст» дисциплинасында Россия җыелмасы данын Даниил Танакбаев һәм Анна Журина, Максим Чеботарев һәм Виктория Адамова яклаячак. «В-класс-микстта» Иван Райлян һәм Елизавета Клопыжникова, Максим Митрофанов һәм Юлия Шейнина чыгыш ясаячак.

Аларга каршы дөньяның 20дән артык иле, шул исәптән Кытай, Һиндстан, Бразилия, Аргентина, Казахстан һәм башка илләрнең көчле парлары көрәшәчәк.

Сайлап алу турлары сәг. 14.00 дә, ә финаллар сәг. 19.00 дә башланачак.