WorldSkills генераль ассамблеясында хәрәкәтнең Россиядәге үсешенә зур өлеш керткән ил эшлеклеләрен мактаулы грамоталар белән бүләкләделәр

WorldSkills генераль ассамблеясында хәрәкәтнең Россиядәге үсешенә зур өлеш керткән ил эшлеклеләрен мактаулы грамоталар белән бүләкләделәр
Басылган датасы:

Быел Дублинда (Ирландия) узарга тиешле булган WorldSkills генераль ассамблеясы пандемия аркасында цифрлы форматка күчерелде, һәм хәрәкәттә катнашучы җитмештән артык ил вәкилләрен җыйды. Чара 13-14 октябрь көннәрендә узды һәм ике сессиягә бүленгән иде. Моннан тыш, 20 октябрьдә махсус утырыш үтәчәк, аның кысаларында киләсе WorldSkills Shanghai 2021 дөнья чемпионаты белән бәйле сораулар буенча фикер алышачаклар.

Ассамблеяда WorldSkills хәрәкәтенең яңа әгъзаларын – Әзербайҗан, Кения һәм Үзбәкстанны сәламләделәр. Шулай итеп, глобаль хәрәкәттә хәзер 85 ил катнаша.

Чара кысаларында WorldSkills International җитәкчелеге милли чемпионат финалын дистанцион һәм турыдан-туры форматта әзерләү һәм үткәрү өлешендә WorldSkills Russia эшен югары бәяләде.

WorldSkills International стратегиясе буенча вице-президент, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм белем бирү оешмаларын үстерү буенча генераль директор урынбасары Екатерина Лошкарева һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге стандартлар буенча WorldSkills чемпионатлары оештыру буенча генераль директор урынбасары Карина Саликова WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының мирасы турында исәп-хисап тоттылар һәм аның Россия Федерациясенең һөнәри белем бирү системасы һәм күнекмәләр үстерүгә нинди импульс бирүе турында сөйләделәр.

Генераль ассамблея нәтиҗәләре буенча WorldSkills International грамоталары белән хәрәкәтнең Россия Федерациясендәге үсешенә зур өлеш керткән һәм WorldSkills системасының илнең һөнәри әзерлек системасына һәм милли проектларга интеграцияләнүенә ярдәм иткән Россия эшлекләре билгеләп үтелде. Бүләкләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яңа проектларны үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, генераль директор урынбасары – “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең техник директоры Алексей Тымчиков, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең халыкара эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары, WorldSkills International, WorldSkills Europe һәм WorldSkills Asia оешмаларындагы Россиянең техник делегаты Алина Досканова алды.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча