Илья Бородин 200 метр араны комплекслы стиль белән йөзүдә яңа Россия рекорды куйды

Илья Бородин 200 метр араны комплекслы стиль белән йөзүдә яңа Россия рекорды куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы Россия чемпионатының икенче көненең ярыш программасы ир-атларның 200 метрны комплекслы стиль белән йөзүләре белән дәвам итте, һәм әлеге көрәштә җиңүне Брянск өлкәсе спортчысы Илья Бородин яулады. Дистанцияне 1:58.00 эчендә үтеп, ул яңа Россия рекорды куйды. Элеккеге рекордка – 1:58.16 – Андрей Жилкин ирешкән иде, һәм ул 2019 елда Кванджуда теркәлде.

Иртән алдагы йөзүләрдә Илья Бородин 2:00.38 нәтиҗәсен күрсәткән иде. “Иртәнге өлештән соң, мин, ахыр чиктә, яшүсмерләр рекорды (1:59.50 – искәрмә) булыр дип көткән идем, ә 1:58.00 булыр дип уйламадым да”, – дип белдерде чемпион. Спортчы сүзләренә караганда, карантинны ул файда белән уздырган: “Без ял итмәдек диярлек – көнгә ике тапкыр йөгердем һәм күнекмәләр ясадым. Бассейнда да шактый иртә йөзә алдык”. “Хәзер мин бу сезонда үземнең иң яхшы формамда, – дип саный Илья Бородин. – Чемпионаттан соң, мөгаен, бераз ял итәрбез һәм аннары Олимпия уеннарына сайлап алу турларына әзерләнүне дәвам итәрбез”.

“Көмешне” 200 метрны комплекслы йөзүдә Мәскәүдән килгән Александр Осипенко (2:00.51) яулады. Пенза өлкәсе спортчысы Сергей Исаев (2:01.03) бронза призер булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте