“Ак Барс Арена” стадионы

“Ак Барс Арена” стадионы
“Ак Барс Арена” стадионы
  • Файдалануга тапшырылган: 14.06.2013
  • Бинаның гомуми мәйданы: 136 000 м2
  • Сыйдырышлыгы: 45379 кеше

“Ак Барс Арена” стадионы – футбол матчлары, спорт чаралары, күңел ачу шоулары һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен каралган күпфункцияле комплекс. Ул Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын™ уздыру өчен Россиядә төзелгән беренче футбол стадионы. “Рубин” футбол командасының өй аренасы булып тора.

“Ак Барс Арена”ның архитектура сурәте “Populous” халыкара фирмасы тарафыннан эшләнгән. Бина гомуми сыйдырышлыгы 45 000 тамашачыга исәпләнгән ачык трибуналарның дүрт ярусын һәм 4 чыгып китү группасын эченә алган түгәрәк формадагы корылмадан гыйбарәт. Спортныкы гына булган мәйданнардан тыш стадион инфраструктурасы үз эченә тагын медиа-үзәкне, конференц-залны, скайбоксларны, тәрәзәләре уен кырына карап тора торган ресторанны, фудкортларны, фитнес-клубларны, балалар өчен булган белем бирү һәм күңел ачу үзәкләрен, музейларны, стюардинг мәктәбен, кунакханәне, матурлык салонын һәм башка күп нәрсәләрне ала. Гомуми мәйданы 3 700 м² булган HD форматындагы бик зур медиафасад исә стадионның аерымлык билгесе булып тора.

Объектның күпфункцияле булуына футбол кырын төрле төрдәге чаралар уздыру мәйданы итеп үзгәртергә мөмкинлек бирә торган заманча технологияләрне куллану юлы белән ирешелде. Мисалга, 2013 елда “Ак Барс Арена”да XXVII бөтендөнья җәйге универсиада ачылышы һәм аның ябылу тантаналары узды, трибуна асты бүлмәләрендә Баш матбугат үзәге һәм Уеннарның Халыкара тапшырулар үзәге урнаштырылды. 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты вакытында объект йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышларны кабул итте. Стадионнарны файдалану тарихында беренче тапкыр стадион чокырына вакытлыча 50 шәр метрлы ике бассейн урнаштырылды.

2017 нче елда стадион Конфедерацияләр Кубогын кабул итте, ә 2018 нче елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ кысаларында, биредә 1/8 финалның бер уены һәм чирекфинал узды. 2019 нчы елда стадион һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарын кабул итте.

Һәр елны биредә спорт, бию һәм музыка сәнгатен берләштерүче ARENALAND фестивале уза. 2023 нче елды исә монда “Зенит” һәм ЦСКА футбол командалары арасында Россиянең OLIMPBET Суперкубогы өчен уен узды.

2014 елның җәендә стадион УЕФА сертификатына ия булды һәм югары дүртенче дәрәҗәдәге арена буларак танылды. “Ак Барс Арена”ның функциональ зоналарын оештыру футбол стадионнары буенча FIFA техник кулланмасының 5 нче редакциясе нигезендә эшләнгән. Объектта гамәлгә ашырылган күп кенә архитектура һәм инженерлык эшләре Россиядә футбол мундиаленә багышлап төзелә торган башка стадионнарның нигезенә ятты. Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ кысаларында “Ак Барс Арена”да алты матч, шул исәптән 1/8 финалның бер уены һәм чирекфинал уздырылыр дип планлаштырыла. Моннан тыш мундиальгә әзерлек барышында Казан стадионы 2017 елдагы Конфедерацияләр Кубогының шул исәптә ярышларның ярымфиналы да булган дүрт уенын кабул итәчәк.

Югары техник күрсәткечләре нәтиҗәсендә “Ак Барс Арена” спорт төзелеше өлкәсендә берничә тапкыр төрле төрдәге бүләкләргә лаек булды. 2014 елда стадион “Иң яхшы төбәк офисы” (стадионның VIP-зонасы скайбоксларының берсе) номинациясендә Best Office Awards премиясенә ия булды. Моннан тыш 2014 елда объект “Sport Facilities. Сооружения и индустрия спорта” күренекле журналының ел саен бирелә торган премиясе нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы стадионы дип табылды, ә 2015 елда шул ук журнал версиясе буенча “Стадионны проектлауда һәм төзүдә технологияләрне һәм инновацияләрне кертү өчен” номинациясендә иң яхшы спорт корылмасы буларак танылды.

Адрес Казан шәһ., Хөсәен Ямашев проспекты, 115а йорт
Телефон +7(843) 245-34-34
Ничек барып җитәргә “Ак Барс Арена” футбол стадионы” тукталышы: 10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60 нчы автобуслар, 2, 13 нче троллейбуслар, 5, 6 нчы трамвайлар;
“Гаврилов урамы” тукталышы: №10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60, 62 нчы автобуслар, 2, 13 нче троллейбуслар, 5, 6 нчы трамвайлар.