“Татнефть Арена” боз сарае

“Татнефть Арена” боз сарае
“Татнефть Арена” боз сарае
  • Файдалануга кертелгән: 08.2005
  • Бинаның гомуми мәйданы: 26 000 м2
  • Сыйдырышлыгы: 8 700 кеше

“Татнефть Арена” боз спорт сарае – күпфункцияле спорт-концерт комплексы. Россиядәге һәм Европадагы иң зур һәм яхшы җиһазландырылган боз спорт сарайларының берсе. Ул Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм иткән чакта ачылды.

Спорт сарае түбәсе астында бер үк вакытта ике тулы хокуклы, инфраструктура ягыннан бер-берсенә бәйле булмаган боз ареналары, шулай ук ярдәмче бүлмәләр (киенү-чишенү бүлмәләре, грим бүлмәләре, судьялар бүлмәләре һәм башкалар), матбугат үзәге һәм медицина бүлмәсе эшләп килә. “Татнефть Арена” боз спорт сараена килүчеләр өчен буфетлар, кафе һәм ресторан эшли.

“Ак Барс” хоккей клубының өй аренасы булып торганлыктан, объектта даими рәвештә Континенталь хоккей лигасы һәм Яшьләр хоккей лигасы матчлары уздырыла. Боз сараенда фигуралы шуу буенча ярышлар, яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты (2008) уздырылды. “Татнефть Арена”да шулай ук ел саен “TATNEFT Кубогына TNA кагыйдәләре буенча көрәш” дөнья чемпионаты уздырыла. 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада кысаларында объект самбо һәм дзюдо буенча көрәшләр мәйданы буларак та сыналды. Боз сарае шулай ук җиңел генә концерт залына да әйләнә ала. Биредә “Scorpions” рок-төркеме, “Roxette” швед поп-төркеме, Британиянең легендар музыканты Стинг чыгышлары узды.

2015 елның июль-август айларында “Татнефть Арена”да Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тантаналары узды. Ачылыш тантанасыннан соң сигез көн дәвамында биредә ачылыш тантанасының “Пилигрим” рәсми шоуы чыгышлары күрсәтелде. Төрле елларда бинада төрле дәрәҗәдәге иҗтимагый һәм спорт чаралары узды: юниорлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты (2008), дзюдо буенча Европа чемпионаты (2016), “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы (2019), IJF дөнья туры: Дзюдо буенча “Зур шлем” халыкара турниры (2021), «Хоккей – һәркемгә» хәйрия матчы (2022) һ.б. Бүгенге көндә дә боз сарае шәһәрдә уза торган спорт чараларының үзәгендә тора.

2023 елда биредә Ислам илләренең һәм Татарстан Республикасының һәвәскәр командалары арасында хоккей буенча «Kazan hockey cup 2023» I халыкара турниры, Гагарин Кубкы финалы һәм башка мөһим уеннар узды. Шулай ук, 2023 елда “Татнефть Арена” Sport Business Awards премиясенең “Елның боз аренасы” номинациясендә лауреат булды.

Адрес Казан шәһ., Чистай ур., 42 йорт
Телефон +7(843) 527-85-85
Ничек барып җитәргә “Татнефть Арена” тукталышы: 74, 74а, 75 нче автобуслар, 1 нче троллейбус