Спорт ушуы буенча 2017 елдагы дөнья чемпионаты

Спорт ушуы буенча 2017 елдагы дөнья чемпионаты
Дата:

Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова ур., 6 йорт) 2017 елның 28 нче сентябреннән алып 3 нче октябрьгә кадәр спорт ушуы буенча 14 нче дөнья чемпионаты узды. Турнир дөньяның 57 иленнән 860 кешене җыйды. Ярышларга 104 судья бәя бирде.

Чемпионат турында

Спорт ушуы буенча дөнья чемпионаты ике елга бер тапкыр Халыкара ушу федерациясе тарафыннан 1991 елдан башлап уздырыла торган спорт ярышы. Турнир ике дисциплинада: таола (формаль күнекмәләр комплексы) һәм саньда (тулы контактлы көрәшләр) буенча узачак.

Спорт ушуы буенча дөнья чемпионаты әлеге ярышлар тарихында беренче тапкыр Россиядә узачак. Казан чемпионатны уздыру хокукына 2015 елның 13 нче ноябрендә алдагы ярышларны уздырган ил – Джакартада (Индонезия) узган Халыкара ушу федерациясе утырышында ия булды. Казан белән бергә 2017 елда бу ярышларны уздыруга Париж (Франция) һәм Варшава (Польша) да дәгъва иткәннәр иде.

Казан чемпионаты талисманы итеп кар барсы –Татарстан Республикасының герб символы сайланган. Талисман традицион кытай стилендәге ушу костюмында, сәламләү позасында катып калган итеп сурәтләнгән.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 106.75 KB Ярышлар программасы
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 519 KB Пресс релиз: ушу турында