Казандагы 2019 елның “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы

Казандагы 2019 елның “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы
Дата:

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20 нче маеннан 24енә кадәр узды. Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары 20 нче һәм 24 нче май көннәрендә “Татнефть Арена” боз сараенда узды, 21 нче майдан 23 енә кадәр – ярышлар көннәре. Һөнәри осталык чемпионаты һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты узачак мәйданда – “Казан Экспо” (Татарстан Республикасы, Зур Кабан, Выставочная, 1) халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздырылды.

Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 1 519 яшь профессионаллар катнашты, алар 86 төп, 6 күргәзмә һәм 48 юниорлар компетенцияләрендә көч сынашты. Аларның эшләренә 1 113 эксперт бәя бирде.

Чара турында

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы Казанда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатына генераль әзерлек булды. “Яшь профессионаллар” милли чемпионатлары финаллары моңа кадәр Тольяттида (2013), Казанда (2014, 2015), Красногорскта (2016), Краснодарда (2017) һәм Көньяк-Сахалинда (2018) уздырылдылар.

Чемпионат кысаларында дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, предприятиеләр һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында эшлекле программа уздырылды.