Авыр атлетика буенча Россия Федерациясе Президенты кубогы

Авыр атлетика буенча Россия Федерациясе Президенты кубогы
Дата:

“Авыр атлетика буенча Россия Федерациясе Президенты Кубогы” халыкара турниры Казанда 2016 елның 19-20 нче март көннәрендә узды. Ярышлар “Ак Барс” көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан ур., 1г йорт) узды. Турнирда 11 илдән 40 спортчы һәм командаларның 27 вәкиле катнашты.

Чемпионат турында

Кубок 2011 елның 3 нче февралендә, Россия Федерациясенең ул вакыттагы Президенты Д.А.Медведев карары белән гамәлгә куелган иде. Ярышлар Россия Федерациясендә Авыр атлетика халыкара федерациясе һәм Россиянең авыр атлетика федерациясе канаты астында уза.

Ярышлар алдагы елларда Белгородта (Белгород өлкәсе), Санкт-Петербургта, Мытищеда (Мәскәү өлкәсе), Ноябрьскта (Ямал-Ненец автоном округы) узган иде. 2015 елның декабрендә дөньяның 20 иле катнашындагы турнир Грозныйда (Чечня Республикасы) узды.

РФ Президенты кубогы күчмә бүләк һәм ул гомумкоманда зачетында җиңгән командага тапшырыла. Турнир 5 үлчәү авырлыгында шәхси-команда ярышлары форматында: ир-атлар арасында 3 үлчәү авырлыгында (94 кг, 105 кг, +105 кг) һәм хатын-кызлар арасында 2 үлчәү авырлыгында (75 кг, +75 кг) уздырыла.

РФ Президенты Кубогының рәсми халыкара ярыш статусында булуын да билгеләп узарга кирәк. Быел ул 2016 елда Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узачак XXXI җәйге Олимпиада уеннарына сайлап алу раундларының берсе булып торды.

Ярышлар нәтиҗәләре

Хатын-кызлар арасында 75 килограмга кадәрге үлчәү авырлыгында Канада кызы Джоани Филитро җиңүче булып танылды. Ир-атлар арасында 94 килограмга кадәрге үлчәүдә Россия атлеты Адам Малигов беренче урынны алды. 105 килограмга кадәрге үлчәү авырлыгында ир-атлар арасында поляк Павел Ярослав Саморайга тиңнәр табылмады. Калган ике үлчәү авырлыгында беренче урыннарны Әрмәнстан вәкилләре алды: хатын-кызлар арасында 75 килограмнан артыграк авырлык үлчәвендә Хрипсиме Хуршудян; ир-атлар арасында 105 килограмнан артыграк авырлык үлчәвендә Рубен Алексанян беренче булдылар.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 160.68 KB Ярышлар программасы