Су полосы буенча халыкара турнир

Су полосы буенча халыкара турнир
Дата:

Су полосы буенча ир-атлар җыелма командалары арасында халыкара турнир 2015 елның 12 июненнән 14 июненә кадәр Казан шәһ., Универсиада авылы, 33 йорт адресы буенча урнашкан “Буревестник” ябык йөзү бассейны базасында узды. Турнирда дүрт ил җыелма командасы: Россия, Испания, Кытай, Грузия катнашты.

Турнир хуҗалары Грузия һәм Кытай командаларын чиратлап җиңгәннән соң, Испания белән уртак исәпкә уйнадылар. Соңгылары белән россиялеләрне расписание ярышларның соңгы тәүлегендә тагын очраштырды. Очрашу нәтиҗәсе тигез исәп (8:8) булды, әмма россиялеләр өчен кертелгән һәм үз капкаларына керттерелгән туплар аермасы иң яхшысы булу җиңүгә тиң.

Фото