“FISU Volunteer Leaders Academy 2018” Халыкара белем бирү форумы

“FISU Volunteer Leaders Academy 2018” Халыкара белем бирү форумы
Дата:

“FISU Volunteer Leaders Academy” халыкара белем бирү форумы Казанда 2018 елның 14 нче июненнән 22 сенә кадәр узды. Форумда FISU әгъзалары булган илләрнең волонтерлык хәрәкәтенең 100дән артык вәкиле һәм җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Форум 8 көн барды. Анда катнашучылар каршында FISU, UNESCO, Халыкара олимпия комитеты, WADA экспертлары, шулай ук булачак универсиадалар һәм студентлар дөнья чемпионатларын оештыру комитетлары вәкилләре чыгыш ясадырлар. Бу елның яңалыгы тагын шунда – форумда катнашучыларны Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ “Шәһәр волонтерлары” программасына тарту күздә тоттылар.

Форум турында

FISU Volunteer Leaders Academy – ул волонтерлар һәм студентлар спорты милли федерацияләре вәкилләренә зур халыкара спорт чараларын уздыру өлкәсендә коммуникацияләр һәм тәҗрибә алмашу өчен уникаль мәйдан.

Аны уздыру идеясен иң беренче 2016 елда Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) XIII форумында “Kazan Volunteers” хәрәкәте активистлары тәкъдим иткәннәр иде.

2017 елда Казанда узган беренче форум югары бәягә лаек булды. 2017 елда Тайбэйда узган FISU Генераль ассамблеясында форумны ел саен уздырырга дигән карарга килделәр.

Партнер буларак “Норникель” чыгыш ясый.

Партнерлар