Уеннар рәсми сайты
VI Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) 2025 елның 17-21 июль көннәрендә (ярыш көннәре – 19-20 июль) Казан шәһәренең «УРАМ» экстрим-паркында узачак. Россия Федерациясенең 50 дән артык төбәгеннән 1300 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Уеннар турында
Бөтенроссия урам уеннары Татарстан башкаласында 2020 елдан бирле үткәрелә. Узган елда турнир Россиянең 50 төбәгеннән 1380 экстремаль спорт төрләрен яратучы кешеләрен җыйды. Ярышлар барышында җиде дисциплинада 238 медаль уйнатылды. Уеннарның өч көн дәвамында «УРАМ» экстрим-паркына 50 меңнән артык кеше килгән.
2025 ел программасында – спортның биш төре буенча ярышлар: 3×3 баскетбол, велосипед спорты (ВМХ-фристайл-парк, BMX-ритм-трек узышы), роллер спорты (кросс, югары тизлектәге фристайл-слалом, фристайл-слалом-биеклеккә сикерү, самокат-парк, самокат-урам), скейтбординг (урам, парк), бию спорты (брейкинг). Уеннар кысаларында шулай ук башка ярышлар да узачак: 3х3 флорбол, һава-көч атлетикасы буенча (воркаут) һәм текбол турнирлар.
Быел шулай ук «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы территориясендә урнашкан ябык паркны куллану планлаштырыла.