VI Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES)

VI Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES)
Дата:
Башына кадәр

Уеннар рәсми сайты

 

VI Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) 2025 елның 17-21 июль көннәрендә (ярыш көннәре – 19-20 июль) Казан шәһәренең «УРАМ» экстрим-паркында узачак. Россия Федерациясенең 50 дән артык төбәгеннән 1300 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

 

Уеннар турында

 

Бөтенроссия урам уеннары Татарстан башкаласында 2020 елдан бирле үткәрелә. Узган елда турнир Россиянең 50 төбәгеннән 1380 экстремаль спорт төрләрен яратучы кешеләрен җыйды. Ярышлар барышында җиде дисциплинада 238 медаль уйнатылды. Уеннарның өч көн дәвамында «УРАМ» экстрим-паркына 50 меңнән артык кеше килгән.

2025 ел программасында – спортның 6 төре буенча ярышлар: 3×3 баскетбол, велосипед спорты (ВМХ-фристайл-парк, BMX-ритм-трек узышы), роллер спорты (кросс, командалы кросс, югары тизлектәге фристайл-слалом, фристайл-слалом-биеклеккә сикерү, фристайл-слалом-импро, югары тизлектәге командалы фристайл-слалом, самокат-парк, самокат-урам), скейтбординг (урам, урам – иң яхшы трюк, урам гейм оф скейт), брейкинг (брейкинг, брейкинг командалы ярышлары), 3х3 флорбол.

Быел шулай ук «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы территориясендә урнашкан ябык паркны куллану планлаштырыла.