Пляж волейболы буенча студентлар арасындагы бөтенроссия ярышлары

Пляж волейболы буенча студентлар арасындагы бөтенроссия ярышлары
Дата:

Татарстан башкаласының “Ак Барс” көрәш сарае территориясендә 15 нче июньнән 20сенә кадәр пляж волейболы буенча студентлар арасында бөтенроссия ярышларының финал туры узды. Ярышларны оештыручылар ролендә РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россия студентлар спорт союзы, Бөтенроссия волейбол федерациясе, ТР Волейбол федерациясе һәм “Казан 2013” башкарма дирекциясе” КБАО чыгыш ясадылар.

Турнир турында

Турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Приморье крае, Самара өлкәсе, Ростов өлкәсе, Саратов өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан алты хатын-кызлар һәм ундүрт ир-атлар командалары чыгыш ясады.

Ярышларның беренче этабында хатын-кызлар һәрберсендә өчәр командалы ике төркемгә бүленделәр. Турнирның ир-атлар сеткасында командалар дүр төркемгә бүленделәр, аларның икесендә дүрт команда, калган икесендә – өч команда чыгыш ясады. Регламент буенча чемпионатның плей-оффына һәр төркемнән иң яхшы ике команда керде.

Татарстан Республикасын турнирда Казаннан Ибраһимов-Викторов һәм Капитонов-Фролов парлары, шулай ук Әлмәттән ике пар – Раупов-Димитрюк һәм Леушин-Пахомов парлары тәкъдим иттеләр.

Фотолар