МАТЧ! Урам уеннары

МАТЧ! Урам уеннары
Дата:

2023 елның 15-16 июль көннәрендә Казанда барлык экстремаль спорт төрләре яратучылар көткән дүртенче “МАТЧ! Урам уеннары” Бөтенроссия урам уеннары узды. Уеннар Европаның иң зур экстрим-паркларының берсе булган “Урам” паркында уздылар.

 

Уеннар турында

“МАТЧ! Урам уеннары” турнирына Россиянең бар почмакларыннан гына түгел, башка илләрдән дә киләчәкләр. Алар түбәндәге спорт төрләре буенча ярышачак: 3х3 баскетбол, велосипед спорты (BMХ–фристайл–парк, BMX- ритм-трек узышы), роллер спорты (скейт-кросс, роликлы тимераякларда биеклеккә сикерү), скейтбординг (урам, парк), бию спорты (брейкинг) һәм самокат спорты (фристайл-парк һәм фристайл-урам). Шулай ук воркаут (һава-көч атлетикасы), 3х3 флорбол, текбол һәм футволей юнәлешләре буенча күрсәтмә ярышлар да узды.

Шулай ук дүртенче Урам уеннары программасына уенны тизлеккә үтү (Speedrun) һәм фиджитал-скейтбординг турниры кебек бер-ике фиджитал-дисциплина да өстәлде. Соңгысы кысаларында катнашучылар башта виртуаль аренада очраштылар, ә аннары көрәшләрен “урам (2-5-3)” форматындагы мәйданчыкта дәвам иттеләр.

Фотогалерея